Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә тагын өч кеше эзәрлекләнә

"Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең гомуми саны 67 кешегә җитте, аларның өчесенең статусы әлегә әйтелмәде. 

Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә тагын өч кеше эзәрлекләнә, дип җиткерә "Аспекты".

Алар: Баймакта яшәүче, 1977 елда туган Руслан Гыйззәтуллин, Нурфаиз Алибаевның 37 яшьлек улы - Альфред Алибаев, шулай ук Айбулат Нигъмәтов.

Руслан Гыйззәтуллинны Уфада тикшерү изоляторына япканнар. Аны туганнары әле күптән түгел генә тапкан, аңарчы ул тикшерү изоляторында бер әйберсез утырган, аңа беркем кирәк-яраклар тапшыра алмаган. Гыйззәтуллинның бу җинаять эшендә статусы билгеле түгел.

12 февральдә Баймак районының Түбән Таһир авылына Нурфаиз Алибаев белән сөйләшергә дип тикшерүче килгән, әмма ул өйдә булмаган. Нәтиҗәдә аның 37 яшьлек улы Альфред Алибаевны күрсәтмәләр алу өчен тоткарлаганнар.

13 февральдә Хәйбулла районында Айбулат Нигъмәтов тоткарланган. Хатыны сөйләвенчә, аны алып киткәннәр, әмма кая алып китүләрен әйтмәгәннәр. Аның да статусы билгеле түгел.

"Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең гомуми саны 67 кешегә җитте, аларның өчесенең статусы әлегә әйтелмәде.

  • 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде.
  • Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.
  • Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланды. Кешеләргә Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде: "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру" , "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу", "хакимият вәкилләренә карата көч куллану".
  • Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!