Белгород көчле атышка тотылган, һәлак булучылар турында хәбәр ителә

Социаль челтәрләрдә  шәһәрнең көньк өлешендәге сәүдә үзәге бинасының фотосы һәм видеолары тарала, ул атышка эләккән диелә. Шулай ук 42нче мәктәпкә дә ракет һәм аның калдыкдары төшкән диелә. Җирле халык шәһәрнең төрле районнарында бәреп төшерелгән ракетларның калдыкларын фотога төшереп чыгара.

Бүген, 15 февраль иртәсендә Белгород көчле атышка тотылган. Бу хакта җирле Telegram-каналлар һәм Русия медиалары җиткерә. Һәлак булучылар һәм яралылар турында хәбәр ителә.

Русия саклану министрлыгы ышандыруынча, Белгород өлкәсендә 14 ракет бәреп төшерелгән, аларны Vampire дәррәү ату реактив системыннан украин хәрбиләре очырткан.

Социаль челтәрләрдә шәһәрнең көньк өлешендәге сәүдә үзәге бинасының фотосы һәм видеолары тарала, ул атышка эләккән диелә. Шулай ук 42нче мәктәпкә дә ракет һәм аның калдыкдары төшкән диелә. Җирле халык шәһәрнең төрле районнарында бәреп төшерелгән ракетларның калдыкларын фотога төшереп чыгара.

Shot Telegram-каналы дүрт кеше һәлак булды дип яза, "База" - биш ди, Mash - тугыз дип җиткерә. Кимендә ун кешенең яралануы хәбәр ителә.

Әлегә һәлак булучылар һәм яраланучылар турында рәсми мәгълүмат юк. Хакимиятләр элегрәк ракет куркынычы булуын әйткән иде. Украин хәрбиләре Белгородка һөҗүм ихтималына фикер белдермәде.

  • Моңарчы Белгород каты атышка 30 декабрьдә тотылган иде. Ул чакта һөҗүм шәһәр үзәгенә туры килде. 20дән артык кеше һәлак булды. Русия хакимиятләре Украинаны тыныч кешеләргә теракт кылуда гаепләде.
  • Белгород белән чиктәге Харьков өлкәсен (Украина) Русия хәрбиләре көн саен диярлек утка тота. Алданрак Харьков өлкәсенең Великий Бурлук авылында ракет ике катлы йортка төште дип хәбәр ителгән иде. Әлегә дүрт һәлак булучы турында билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!