Башта Луһански фетнәчеләре гаскәрендә, 2014 елдан Русиянең Украинадагы кораллы көчләрендә сугышкан Русия блогеры Александр Морозов үзенә кул салган. Бу хакта аның дуслары хәбәр итте.
Адвокат Максим Пашков әйтүенчә, Морозов атылып үлгән. Үзенең Telegram-каналында ул үләр алдыннан бер пост язып калдырган, Русия кораллы көчләре бригадасының хәрби җитәкчелеге басым ясавы турында әйткән.
Аңа кадәр Telegram-дагы постларының берсендә Морозов Авдеевканы алуга сөенүләрен тәнкыйтьләп чыкты. Авдеевканы алган чакта Русия гаскәренең югалтулары турында язып, 16 мең хәрбинең һәлак булуы бар, дип искәртте. Шулай ук ул Русиянең 300 берәмлек ныгытылган техникасы юк ителде диде.
"Бүген иптәш полковник сезнең фәрманыгыз белән мине "Нам пишут из Янины" телеграм-каналымдагы постымны сөртергә мәҗбүр иттеләр. Ә сезне мондый фәрманны бирергә үзегезнең җитәкчеләрегез мәҗбүр иткән. Сөртми икән - сугыш кирәк-яраклары бирмәячәкбез. Снарядлар. Коптерлар. Яңа танклар һәм БМПлар", дип яза ул .
Шулай ук бу постында Морозов пропагандачы Владимир Соловьев тәнкыйтьләгәнгә күрә хәрби җитәкчелек югалтулар турында дәшмәскә кушты, ди.
- Морозовка 44 яшь иде. 2000 елларда ул национал-социалистлар һәм сталинчыларның "Красный блицкриг" хәрәкәте әгъзасы була. 2007 елда "Бердәм Русия" офисының элмәтактасына аткан өчен өч елга колониягә җибәрелә. 2014 елда фетнәчел Добасска китә һәм шул вакыттан бирле "ДНР"ның хәрби төркемнәрендә хезмәт итә. Бүгенгә кадәр аның Telegram-каналына 99 меңләп кеше язылган иде.
- Морозов Евгений Пригожин кебек үк Русия президенты Владимир Путин белән саклану министры Сергей Шойгуны тәнкыйтьләде, русия гаскәрен "Путин симулякрлары" дип атады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!