АКШ президенты Джо Байден америка очкычлары Газзә секторына ризык ташыячак дип белдерде. Беренче йөк бу ялларда китәчәк.
Ул шулай ук АКШ фәләстиннәргә һуманитар ярдәм күрсәтү өчен диңгез коридоры ачу мөмкинлеген дә карый диде.
Ак йортның дәүләт иминлеге вәкиле Джон Кирби башта Газзәгә хәрбиләр өчен җитештерелгән коры ризык җибәреләчәк. Кирби бу даими эш булачак, Израиль хуплый диде.
Элегрәк Газзә секторына һуманитар йөкле очкычларны Иордания һәм Франция җибәргән иде. Берничә көн элек БМОның Дөнья азык-төлек програмы Газзәгә ризык ташуны туктатып тора диде. Бу фәләстиннәр ягыннан мародерлык һәм програм хезмәткәрләренә һөҗүмнәр белән бәйле диелде. БМО мәгълүматынча, Газзәнең 570 меңнән артык кешесе - бөтен халыкның дүрттән бер өлеше - ач.
Reuters сөйләшкән АКШ һәм БМО түрәләре һавадан йөк җибәрү генә проблемны хәл итми дип белдерә. Аерым алганда, азык-төлек ХӘМӘС кулына көчмәс дигән ышаныч юк. Түрәләр коры җир коридорлары ачу кирәклегенә басым ясый.
АКШ һәм башка илләр Газзәгә ярдәмне атышларны туктатып тору тәртибе кертелгәч китереп булыр дип өметләнә. Байден тынычлык урнашу тәртибен 10 мартта башлануын көтә.
- Израил һәм ХӘМӘС арасындагы сугыш башланганнан бирле Газзә секторы халкының һуманитар ярдәмгә ихтыяҗы артты, ә аны китерү мөмкинлеге тарайды. The Guardian исәпәп чыгаруынча, ярдәм күләме 80%ка кимегән. Халыкара агентлыклар Газзә секторы һуманитар фаҗигә чигендә тора, ачлык һәм эпидемияләр куркыныч зур дип кисәтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!