Уфада Путинга каршы тавыш бирергә чакырып пикет уздырган ирне тоткарлаганнар

Иллюстратив фото

Азат Бакировны 24 февральдә "Мин полициянең хезмәт хакын күтәрү яклы һәм Путинга каршы. Сайлауларга килегез" дигән плакат тотып ялгыз пикетка чыкканы өчен тоткарладылар. 

Уфада Путинга каршы тавыш бирергә чакырып пикет уздырган ирне тоткарлаганнар. Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә. Азат Бакировның машинасын полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм бу машина эзләүдә дигәннәр. "ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, Бакировны Уфаның Киров районындагы 9нчы полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Азат Бакировны 24 февральдә "Мин полициянең хезмәт хакын күтәрү яклы һәм Путинга каршы. Сайлауларга килегез" дигән плакат тотып ялгыз пикетка чыкканы өчен тоткарладылар.

Аны полиция бүлегенә алып киттеләр һәм "килештерелмәгән чара оештыру" турында (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 2 өлеше) беркетмә төзеделәр.

Соңрак мәхкәмә Бакировка төзелгән беркетмәне җитешсезлекләрен төзәтеп бетерү өчен кабат полициягә кире кайтарды.

  • 24 февраль көнне Русиянең унлап төбәгендә ким дигәндә 32 активист тоткарланган, дип хәбәр ителгән иде Уфада дүрт активист - Владлен Ямщиков, Азата Бакиров, Алинә Ханнанова һәм Аида Нуриеваны 9нчы санлы полиция бүлегенә алып киткәннәр иде.
  • "Аспекты" язуынча, Ямщиковны машинада барганда ук туктатканнар һәм ул хәтта сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салырга да өлгермәгән. Полиция хезмәткәрләре аның имеш наркотик куллану шиге белән тоткарлаган.
  • Тоткарланган Аида Нуриева хәбәр итүенчә, алар янына озак вакыт адвокатларны кертмәгәннәр һәм телефоннарын алырга теләгәннәр. Азат Бакиров һәм Алинә Ханнанова Гостиный двор янында ялгыз пикетта катнашканда тоткарланган. Ханнанова сүзләренчә, полициядә аны террорчылык һәм экстремизмны аклау маддәсе нигезендә эш ачу белән куркытканнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагы