"Свобода" урыс телле иярчен җыелмасы рәсми рәвештә кичә, 5 мартта эшли башлаган. "Чикләрне танымаучы репортерлар" халыкара хокук яклау оешмасы тәкъдиме белән хәзер бөтен Европада, шул исәптән Русия, Беларус, Украинада, Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада урыс телендә барлыгы тугыз теле- һәм радиоканал үзенең тапшыруларын чыгара.
Бу хакта "Немецкая волна" (DW) җиткерә.
"Свобода" җыелмасында "Эхо", "Радио Сахаров", "Настоящее Время", "Еврорадио", Молдованың ТВ8 телеканалы, Берлинның "Ост/Вест 24" телеширкәте, шулай ук "Важные истории", "Холод", "Новая газета Европа", журналист Ирина Шихман һәм башкаларның берләштерелгән каналы үз тапшыруларын чыгарып барачак. "Беларусь завтра" дигән аерым яңа канал бар, тагын бер каналны украин журналисты Дмитрий Гордон студиясе ясый.
Якындагы айларда аларга башка медиа һәм журналистлар да кушылачак. Шулай ук аерым хәбәрләр каналы әзерлиләр. Нәтиҗәдә иярчен җыелмасында барлыгы 25 бәйсез урыс телле теле-радиоканал булдырырга ниятлиләр.
"Свобода" җыелмасын Eutelsat ширкәтенең Hotbird иярченендә 13Е позициясендә кулланып була.
Шулай итеп аны Русиядәге 4,5 миллион, Мәскәүнең Украинадан аннексияләгән җирләрендәге якынча 800 меңләп йортта карый алачаклар.
"Чикләрне танымаучы репортерлар" мәгълүматынча, бу йортларда телевизорны шушы иярчен позициясендә карыйлар һәм яңа каналлар өчен өстәмә җиһазлар кирәкми.. Украинада мондый йортлар 3,5 миллион тирәсе. Ә Беларус белән Молдовада - йөзләгән мең.
"Свобода" проекты җитәкчесе Джим Филиппов әйтүенчә, Hotbird 13G иярчене өр-яңа технологияләр белән җиһазландырылган. Бу Русиягә яки башка авторитар хөкүмәткә аның сигналларын томаларга мөмкинлек бирмәячәк. "Бу бөтенләй мөмкин түгел димим, әмма комачау итүче әйберләрдән саклау мөмкинлекләребезне исәпкә алганда ул кадәр җиңел эш түгел", ди ул.
Проектның максаты — Европа белән Русия арасында киртәләрсез һәм сугыш пропагандасыннан ирекле мәгълүмат агымын торгызу, шулай ук Украина, Беларус, Русия сивил җәмгыятен хуплау.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!