Татарстанның Югары Ослан районында "Малиновка" тикшереп үткәрү пунктында бер машинаны туктатканнар, анда 22 цилиндр шартлаткыч матдә табылган.
Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" һәм Telegram-каналлар хәбәр итте.
65 яшьлек пенсионер Владимир Фетисов үзенең Ford машинасында Мәскәүдән Хабаровскига юл тоткан булган диелә.
Аның багажнигындагы шәхси әйберләр салынган букчасында шартлаткыч матдәләр белән 6 цилиндр, ә арттагы утыргычлары астында тагын 16 цилиндр табылган. Бу хәл 5 мартта булган.
Пенсионер үзе бу әйберләрнең каян килүен аңлата алмаган. Шартлаткыч матдәләрне канунсыз алу, саклау һәм ташу турында җинаять эше ачылган.
- 4 мартта, Самар өлкәсендәге Звезда-Чапаевски тимер юл станцияләре арасында шартлау булды. Чыганакларына таянып "Интерфакс" агентлыгы күпернең терәкләре җимерелмәгән, әмма тимер юл өслеге зарарланган дип җиткергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!