Гыйнвар аенда Татарстанда сәнәгать җитештерүе — 13%, төзелеш — 70% төшкән

Архив фотосы

Узган ел республикада җитештерү 3,3% үсте.

Гыйнвар аенда Татарстанда, 2023 елның декабрь ае күрсәткечләре белән чагыштырганда, сәнәгать җитештерү индексы 13% кимегән. Моннан тыш, республиканың башка җитештерү тармакларында да төшү күзәтелгән. Бу хакта Татарстанстатның яңа хисабында әйтелә.

Иң зур кимүләр эшкәртү сәнәгатендә күзәтелгән — 19,2%. Файдалы казылмалар табу — 4,3%, тукыма эшләнмәләре җитештерү — 32,7%, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләре — 23,1%, резин һәм пластмасс эшләнмәләре ясау — 19,2% төшкән.

Бары дарулар җитештерү (46,2%), нефть коксы һәм нефть продуктлары ясау (2,8%), тимер эшләнмәләр (4,4%) үсештә булган.

Гыйнвар аенда Татарстанда төзелеш тармагы 69,9% төшкән диелә. Шул исәптән, торак һәм торак булмаган төзелеш эшләре 58,5% кимегән.

Авыл хуҗалыгында да җитештерү 11,8 процентка төшкән. Аеруча терлек һәм кош-корт чалу — 8,3%, йомырка җитештерү 7,1% азайган. Аның каравы, сөт күрсәткече 5,6% арткан.

Ел башында сәүдә күрсәткечләре дә 21,3% төшкән диелә.

2023 елда Татарстанның икътисады — 3,6% , сәнәгать индексы 3,3% үсеш күрсәтте. Эчке төбәк продукты 4,1 трлн сум тәшкил итте.

Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов Азатлыкка сөйләвенчә, 2024 ел Татарстан өчен яхшы ел булмаска мөмкин. Моңа кадәр җитештерүнең артуы хәрби сәнәгать һәм машина төзелеше белән бәйле булды.

"Сәнәгать хәрби җитештерү хакына арта. Анда бюджеттан бик зур финанслау бара. Әмма 2024 елда мондый үсеш булыр дип уйламыйм. Шулай ук хезмәт хакы да 2023 елдагы кебек үсүенә шикләнәм. Бу эш бирүченең эшләргә кеше җитмәгәнлектән һәм табыш китерергә кеше булмаганлыктан эшләгән эше иде", дип аңлаткан иде ул.

Икътисадчы төзелеш тармагының төшәчәгенә әзер булырга чакырды. Бу дәүләтнең ташламалы ипотека програмнарын кыскарту белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!