БМОның Балалар фонды (ЮНИСЕФ) дөньяда сөннәтләнгән хатын-кызлар турында хисап тәкъдим итте. Бу имгәтүче процедура кайбер мәдәниятләрдә, аеруча Азиядә һәм Африкада киң таралган. ЮНИСЕФ мәгъүлматынча, хәзерге вакытта дөньяда җенес әгъзасының бер өлеше киселгән 230 миллион хатын-кыз яши.
Моңа кадәрге статистиканы ЮНИСЕФ 2016 елда чыгарган иде. Сигез ел эчендә сөннәтләүгә дучар ителгән хатын-кызларның саны 30 миллионга арткан.
Фондның башкарма мөдире Кэтрин Рассел әйтүенчә, бу процедура белән көрәшергә тырышсалар да, алга китеш бик аз. Ул соңгы елларда кызларны бик кечкенә чакларыннан, биш яшьләренә кадәр үк сөннәтләүләренә борчу белдерә.
Шулай ук әлеге гадәтнең географиясе киңәймәсә дә, ул гамәлдә булган төбәкләрдә туучылар саны күп булганга корбаннар да арта гына бара, дип искәртелә.
- Хатын-кызны сөннәтләү (хитән яки хафд) аларның тышкы җенес әгъзаларының бер өлешен яки тулысынча кисеп алуны күз уңында тота. Аны кызларга кече яшьтән алып үсмер вакытларына җиткәнчегә кадәр ясыйлар.
- Шул рәвешле кызларның җенси мавыгуларын сүлпәнәйтеп һәм "аны азгынлыктан коткарып" була дип саныйлар.
- Сөннәтләнгән хатын кыз җенси тормышта рәхәтлек ала алмый, авырту хис итә, сөннәтләү бала тапканда начар нәтиҗәләргә, психологик проблемнарга китерә.
- Русиядә хатын-кызларны сөннәтләү традициясе Төньяк Кавказның кайбер төбәкләрендә бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!