Пенсионер Наталья Филонованы узган елның августында мобилизациягә каршы чарада полициягә һөҗүм итүдә гаепләп өч елга диярлек колониягә хөкем иткән булганнар.
Русия президенты Владимир Путин ярлыкау биргән хатын-кызларның исемлегенә Бурятиядән бер сәяси тоткын да кергән, дип җиткерә "7х7" басмасы.
Медиа мәгълүматынча, пенсионер Наталья Филонова турында сүз бара. Аны узган елның августында мобилизациягә каршы чарада полициягә һөҗүм итүдә гаепләп өч елга диярлек колониягә хөкем иткән булганнар.
Филонованың тәрбиягә алган улын балалар йортына җибәргәннәр, бала анда үзен кыйнауларына зарланган, дип искәртелә.
- 8 март бәйрәме уңаеннан Путин хөкем ителгән 52 хатын-кызны ярлыкау турында фәрман имзалады. Аларның исемнәре хәбәр ителмәгән иде, "беренче чиратта балигъ булмаган балалары булган, авырлы хатын-кызлар, шулай ук туганнары "махсус хәрби операция"дә (Украинага һөҗүмне Кремль шулай атый - ред.) катнаша торган хатын-кызлар ярлыканды", гына диелде.
- Шул ук вакытта, "ОВД-Инфо" проекты һәм "Мемориал" хокук яклау оешмасы мәгълүматынча, Русиядә сәяси сәбәпләр белән ике йөзләп хатын-кыз тоткынлыкта яки тикшерү астында тотыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!