25 март дүшәмбегә каршы төндә Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге электр станциясендә янгын чыккан, нәтиҗәдә станциядәге тугыз энергия блогының икесе сүнгән. Бу хакта төбәк башлыгы Василий Голубев җиткерде.
Аның сүзләренчә, янгынны станциядә эшләүчеләр сүндергән. Җәрәхәтләнүчеләр юк, янгын сәбәпләре ачыклана, дип белдерде Ростов өлкәсе губернаторы.
Элегрәк Новочеркасскида яшәүчеләр шартлаулар булуын хәбәр иткән иде. "Это Ростов" Telegram-каналы үзенең язылучыларына сылтама белән өлкә өстеннән якынча ике дистәләп пилотсыз очкычның очып узуын, соңрак Новочеркасски электр станциясе тирәсендә шартлаулар булуын язды. Telegram-канал мәгълүматынча, анда төтен күренгән, ә ашыгыч хезмәтләрнең машиналары станция янына киткән.
Соңрак Русия саклану министрлыгы төнлә Ростов өлкәсендә 11 украин дроны бәреп төшерелүен игълан итте.
13 мартта пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында Новошахтински нефть эшкәртү заводы эшен туктатып торды. Бу - Русиянең көньягындагы нефть продуктлары сатучы иң зур оешма.
Новочеркасскидагы станция - Ростов өлкәсендә Ростов атом электр станциясеннән кала иң куәтле икенче җылылык-электр станциясе.
- Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия төбәкләре даими рәвештә атышларга һәм пилотсыз очкыч һөҗүмнәренә дучар була. Русия саклану министрлыгы ил өстендә дроннар, ракетлар бәреп төшерелүен хәбәр итә. Җимереклекләр һәм корбаннар да булды. Күп очракта Киев бу хәбәрләргә фикер белдерми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!