Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды

Your browser doesn’t support HTML5

"Кайнар су юк. Унитаз урынына — идәндәге тишек. Адым атларга ярты метр буш ара да юк. Ике карават һәм диварда бер киштә. Өстәл дә юк. Диварлар коточкыч. Ремонт ярты гасыр булмагандыр." Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды: бу юлы 5 июньгә кадәр. Ул инде ярты елга якын төрмәдә утыра.

Ире Павел Буторин аны иреккә чыгарыр өчен АКШның "Нахакка тоткарланганнар" исемлегенә кертергә тырыша.