Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән

Your browser doesn’t support HTML5

Русия мәхкәмәләре хәрби хезмәтне ташлап киткән ирләргә карата көн саен 34 хөкем карары чыгара. Бу — "Медиазона" басмасы санап чыгарган сан. Март аенда гына да 700 карар чыгарылган. Associated Press журналистлары Русия гаскәрен ташлап киткән офицер һәм солдатлар белән сөйләшкән. Алар Мәскәү Украинага каршы башлаган сугышта катнашырга теләмичә илдән качып киткән һәм хәзер Казакъстанда качып яшәргә мәҗбүр. Һәрберсен 10 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Ирләрнең берсе — Казаннан офицер Фәрхәд Җиһаншин. 