Путинның 5нче инаугурациясе

Your browser doesn’t support HTML5

5нче тапкыр президент эшенә керешкән Путин Русияне урыс теле һәм күпмилләтле мәдәният берләштерә, диде. Чиркәүгә керде, патриарх нотыгын тыңлады, ул арада кулъяулыгын чыгарып борынын да сеңгерде. 2022 елда Украинага каршы тулы сугыш башласа да, төп максат — халыкны саклау дип белдерде. Ә бит ул башлаган сугышта Русия ягыннан кимендә 50 меңләп кеше һәлак булган инде. Путинның 5нче срогы 2030 елга кадәп дәвам итәчәк.