Иран президенты булган боралак илнең төньягында Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә һәлакәткә очраган. Бу хакта Иран массакүләм мәгълүмат чаралары якшәмбе көндез хәбәр итте. Мәгълүматны Иран хакимияте раслады.
Президент Ибраһим Рәиси язмышы турында әлегә мәгълүмат юк. Боралакта булган экипаж һәм кешеләр белән элемтәгә чыга алмыйлар. Начар һава торышы сәбәпле, эзләү эшләре авыр бара.
IRIB дәүләт телеканалы хәбәр итүенчә, президеттан тыш боралакта тышкы эшләр министры Хөсәин Әмир Абдуллахян, Тәбриз мәчете имамы аятолла Әл Хашем, Көнчыгыш Азәрбайҗан губернаторы Мәлик Рәхмәт һәм тагын берничә кеше булган.
"Эзләү чаралары" бара, диде Иран эчке эшләр министры Әхмәт Вахиди. Ул коткаручыларның начар һава шартларында боралакка таба баруларын әйтте. Аерым алганда, эзләү көчле томан сәбәпле катлаулана.
Хакимиятләр халыкны президент өчен дога кылырга чакырды.
Караңгы төшкәнче боралакны таба алмадылар. Коткару эшендә ким дигәндә 40 төркем катнаша.
Берничә ил, шул исәптән Русия, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан эзләү-коткару чараларында ярдәм тәкъдим итте. Мәгълүм булганча, эзләү эшенә күрше Гыйрактан хәрби хезмәткәрләр җәлеп ителгән. Европа Берлеге Иран президенты боралагын эзләүдә үзенең Copernicus иярчен системын кулланачагын әйтте.
Иран телеграм каналлары хәбәр итүенчә, өч боралактан торган кортеж Иранның төньяк-көнбатышындагы Әрдәбил вилаятенең Парсабад шәһәрендә Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән бергә яңа дамба ачылышыннан кайтып барган. Рәсмиләр утырган ике боралак тиешле урыннарына барып җиткән.
- Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаяте Тәһраннан якынча 600 чакрым төньяк-көнбатыштарак урнашкан һәм Әрмәнстан вә Азәрбайҗан белән чиктәш.
- Рәиси Иран президенты вазифасын 2021нче елдан башкара. Элегерәк ул баш прокурор һәм Ислам республикасының мәхкәмә хакимияте башлыгы иде. Иранда президент дәүләт башлыгы буларак саналмый. Ил белән Иранның югары лидеры аятулла Али Хаменеи җитәкчелек итә. Президент хөкүмәт эшчәнлеге һәм чит илләр белән элемтәләр алып бару өчен җаваплы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!