Иран президенты Ибраһим Рәиси 19 май көнне Көнчыгыш Азәрбайҗанда боралак казасында һәлак булган. Бу хакта Иранның Кызыл Ярымай җәмгыяте башлыгы Пир Хөсәен Коливанд хәбәр итте. Президент үлемен вице-президент Мохсен Мансури да раслады.
19 май көнне Рәиси һәм башка югары дәрәҗәле Иран түрәләре боралакта Иранның төньяк-көнбатышында, Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә очканнар. Боралак казага юлыккан, озак вакыт аны эзләү эшләре алып барылган.
Иран дәүләт телевидениесе хәбәренә күрә, боралак тау очына бәрелгән булган. Коткаручылар каза урынына барып җиткәч, аның юлчылары инде үлгән булган, дип хәбәр итте Кызыл Ярымай җәмгыяте башлыгы.
Президент белән бергә боралакта булган барлык кешеләр дә һәлак булган, шул исәптән Иранның чит эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиян, аятулла Мөхәммәт Али Але-Хашем, Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаяте губернаторы Малик Рәхмәти. Боралакта барлыгы 8 кеше булган.
Иран президенты вазифаларын вакытлыча беренче вице-президент Мөхәммәт Мохбер башкарачак. 50 көн дәвамында илдә чираттан тыш президент сайлавы узарга тиеш. Иранның югары җитәкчесе, аятулла Али Хаменеи ил белән җитәкчелектә "хилафлыклар булмас" дип белдерде.
- Ибраһим Рәиси Иран президенты вазифасына 2021 елда кереште. Сайлаудан соң ул "әхлак" турында кануннарны кырыслатырга кушты, хакимияткә каршы протестларны бастыру белән җитәкчелек итте. Ул берничә тапкыр Русиягә дә килде, шул исәптән Русиянең Украинага каршы башланганнан соң да. Русия Ираннан кораллар, аерым алганда дроннар сатып алып, аларны Украинага һөҗүм өчен куллана.
- Рәиси Иран президенты вазифасын 2021нче елдан башкара. Элегерәк ул баш прокурор һәм Ислам республикасының мәхкәмә хакимияте башлыгы иде. Иранда президент дәүләт башлыгы буларак саналмый. Ил белән Иранның югары лидеры аятулла Али Хаменеи җитәкчелек итә. Президент хөкүмәт эшчәнлеге һәм чит илләр белән элемтәләр алып бару өчен җаваплы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!