Русия юстиция министрлыгы җомга "ят агентлар" исемлеген тулыландырды. Аңа мәгълүмат таратучы "Сирена", "Незыгарь", "BRIEF" һәм "BRIEF важное" телеграм каналлары керде. Аларның барысы да яңалыклар тарата, шул исәптән, Русия сәясәтен һәм Украинадагы сугышны яктырта.
Моннан тыш исемлеккә журналист Ренат Дәүләткилдиев, бизнесмен Андрей Павлов кертелгән. Дәүләткилдиев "Дождь" телеканалының баш мөхәррир урынбасары булды, хәзерге вакытта "Ходорковский LIVE" каналы белән хезмәттәшлек итә. Андрей Павлов - аяк киеме сатучы Zenden ширкәтенә нигез салучы.
"Важные истории" басмасы BRIEF һәм Незыгарь телеграм каналлары "Кремль яклы позицияне" тапшыра дип яза.
Неудаща каналы да бу гамәл "сораулар тудыра" ди.
"BRIEF та, Незыгарь да югары кабинетларда утыручы кешеләр белән элемтәләре булган һәм бик җитди кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләүче абсолют систем каналлар. Күрәсең, бу Кремль манараларының каршылыгы турында бетмәс сериалның чираттагы эпизоды. Бер манара үз адымын ясады, жанр кагыйдәләренчә, хәзер икенче манараның җавабын көтәргә кирәк" дип язды "Неудаща".
BRIEFның баш мөхәррир урынбасары Екатерина Винокурова каналны "ят агент" дип тануны "сивил үлем җәзасы" ("гражданская казнь") дип атады.
"Син бер гаебең дә юклыгың беләсең, бәлки гаепледерсең, әмма синнән теләсә кайсы секундта сивил хокукларыңны тартып алалар, үзеңне аклау һәм яклау мөмкинлекләре калдырмыйлар" дип язды ул.
Незыгарь телеграм каналы постларын Татмедиа, "Миллиард татар" дәүләт басмалары, "Бизнес онлайн" сайты да актив кулланды.
- Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
- Иң беренчеләрдән булып юстиция министрлыгы "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә 2017 елда Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "ят агент" медиа сайтлары Русиядә томаланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!