Башкортстан заводында шартлау булган

Стәрлетамактагы газ торбасы яна

Стәрлетамактагы бу хәл аркасында якынча өч кеше зыян күргән.

Һәлакәт Стәрлетамакның Уфа трактында булган. Әлеге вакытта бу җирдә барлык ашыгыч хезмәтләр эшли, дип хисап тотты шәһәр мэриясе.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аңлатуынча, газ торбасында разгерметизация булган. Аның аркасында сыекландырылган газ яна башлаган. Шартлау җирле вакыт белән 11.20дә булган.

Зыян күрүчеләрнең берсе — заводта эшләүче дип әйтелә.

Җирле Telegram каналлар Стәрлетемакның нефтехимия заводында шартлау булган дип язды.

Baza язуынча, иртән заводта газ торбасын өрдертү эше башкарырлган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!