Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итте
Республика көнендә Казан елгасы буенда “Елмай” урам паркы ачылды
“Елмай” урам паркы күренеше
"Ике Кремль" халыкара мотофестивале кысаларында Татарстан көненә арнап "Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә" мотойөреш узды
Төзекләндерүдән соң Казанда Карл Фукс бакчасы ачылды
Казанның Зорге урамында ишегалды яңартылды, анда күңел ачу һәм спорт чаралары оештырылды
Казанның Зорге урамында ишегалдын төзекләндерүне карарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде
Республика балалар клиник хастаханәсе янында "Тыныч бакча" гыйбадәтханә комплексы ачылды. Анда кечкенә мәчет һәм чиркәү төзелде.
"Тыныч бакча" гыйбадәтханәсе ачылышында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Казан вә Татарстан митрополиты Кирилл.
Бәйрәм көнендә Казанда 45 пар өйләнешкән
Казан Кирмәнендә оештырылган "Дәртфест" фестиваленә күпчелектә яшьләр килде
"ДәртФест" фестивале кысаларында милли киемнәр дә күрсәтелде.
"Дәртфестиваль" фестивалендә "Алма" төркеме чыгыш ясый
Казанның Мәрҗәни урамында режиссер Айдар Җаббаровның "Күләгәдә" спектакле күрсәтелде.
Бәйрәмдә балаларга да төрле чаралар әзерләнгән иде. Иң кечкенәләр "Алтын Урда хәзинәсе" дигән буягычны буяды.
"Казан сөлгесе" фестивалендә
Театр белгече Нияз Игъламов 1920 елда татар театры турында лекция укый. Ленар Яруллин фотосы, Вк.
Татарстан һәм Русия байраклары, "Добробат" төркеме чыгышы.