25 октябрьдән кырымтатар активисты Асан Яниковка туганнарына шалтыратырга һәм алардан хатлар алуны тыялар. Бу хакта, аның кыз туганы Фатиме Яникова сүзләренә таянып, "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.
Фатиме Яникова сүзләренчә, узган елның октябрендә "Владимирский централ"га этаплаганнан бирле, тоткын туганнарына бары ике тапкыр гына шалтырата алган. Хатларның күпчелек өлешен Асанга тапшырмыйлар.
Шулай ук, туганы әйтүенчә, төрмә җитәкчесе белән күрешергә рөхсәт итмиләр. Яников җибәргән гаризалар җитәкчегә барып җитми.
Апрель аенда Яниковны төрмә сакчылары кыйный. Чираттагы шәхси әйберләрне тикшерү вакытында Яников кайчан каптеркадан азык-төлекне алып булыр дип сорый, әмма төрмә хезмәткәрләре аның үтенечен игътибарсыз калдыра. Тоткын кабат сорарга була һәм бу инспекторга ошамый, ул сакчыларга ым кага. Тегеләре Яников янына килә дә аны ике тапкыр башы белән бетонга бәрә.
Яниковның башы бик нык авырта башлый. Ярты сәгатьтән аның янына шәфкать туташын чакыралар, ләкин ул тоткынның аякларын гына карый да, "бар да тәртиптә", дип чыгып китә. "Асан аңа йөзендәге җәрәхәтләрен күрсәткән һәм башы авыртканын әйткән, тик ул, аякларын гына карап, чыгып киткән", дип сөйли апасы Фатиме "Кырым теләктәшлеге"нә.
Әлеге хәлдән соң тоткынга икмәк бирүне киметәләр. Шуңа күрә ул ябыга.
"[Кыйналганнан соң аңа] хәтта гадәти төрмә шулпасы да бирмиләр, ә икмәген кисәләр", дип сөйли Фатиме Яникова.
Хәзер, адвокат белән күрешкәннән соң, икмәк һәм азык-төлек белән вазгыять "яхшырган", тик тәгаен нәрсә үзгәргәнен Яников хәбәр итмәгән. Ул туганнарыннан посылка да алган, әмма ул ачылган була.
Фатиме Яникова әйтүенчә, аның абыйсына "Владимирский централ"га килгәннән бирле тискәре караш формалаша, сәбәбе — Яниковның милләте һәм ул хөкем ителгән террорчылык маддәсе (Русия Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең 2 өлеше). Төрмәгә китерү белән аны шундук 40 тәүлеккә штраф изоляторга (ШИЗО) җибәрәләр. Моннан тыш, төрмә хезмәткәрләре аңа гаиләсенә шалтыратырга ирек бирми, активист туганнары белән бары тик хатлар аша гына аралаша.
2022 елның мартында "Кырым мөселманнары эше" нигезендә кырымтатар активистлары Аким Бекиров, Сейтвели Сейтабдиев, Рустем Сейтхалилов һәрберсе 14 ел, Эскендер Сулейманов һәм Асан Яников – 15әр ел төрмәгә хөкем ителде.
Аларны Кырымда "террор эшчәнлеге оештыруда һәм анда катнашуда" гаепләделәр.
"Кырым теләктәшлеге"нең әлеге активистлары Кырымда сәяси мәхкәмәләр эшләренә йөри, сәяси тоткыннарга ярдәм итә иде.
2023 елның июлендә апелляция мәхкәмәсе хөкем карарын раслый. Шул елны сентябрьдә билгеле булганча, Яниковны "Владимирский централ"га, Сейтхалиловны – Ульяновски өлкәсе Мәләкәстәге (Димитровград) төрмәгә, Бекировны – Сарытау өлкәсендәге Балашов төрмәсенә җибәрә.
- "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" үзәге хисабына караганда, 2024 елның 11 мартына Русиядә "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами"га катнашы булган кимендә 320 кеше эзәрлекләнә, шуларның 24е – эзләүгә бирелгән, кимендә 271 кеше хөкем ителгән, шуларның 115енә унбиш елдан артык колониягә утыртылган.
- "Мемориал" барлыгы "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами"га катнашы турында 289 эш фигурантын сәяси тоткын дип таныды (хәзерге вакытта аларның 238е эзәрлекләнә, 54е иреккә чыкты, бер кеше вафат).
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!