Сәяси тоткыннар Азат Мифтахов һәм Алексей Горинов БМОга шикаять хатын юллаган

Иллюстартив фото

Галим Русиягә каршы шикаять иткән, аңа карата ачылган җинаять эшләре нигезсез, аны тоту канунга каршы дип аңлаткан.

Математик Азат Мифтахов Русия хакимиятенең аңа карата золымы турында БМОның хокусыз кулга алуларны тикшерүче эшче төркеменә хат юллаган. Бу хакта "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге хәбәр итә. Хокукчылар аңлатуынча, БМОның бу эшче төркеме Азат Мифтаховның эшен карап, аны тоткарлау, кулга алу һәм төрмәдә тоту кеше хокукларын бозу дигән нәтиҗә чыгарса, галимнең җинаять эшен яңадан карау өчен нигез булып тора ала.

Әлегә БМОдан бернинди дә хәбәр юк. БМОга шундый ук эчтәлекле хатны сәяси тоткын Алексей Горинов та юллаган. Алар икесе дә - сәяси тоткын, икесе дә уйдырма гапләүләр белән төрмәдә утыра, икесенә дә "терроризмы аклау" маддәсе нигезегендә төрмәдә утыру вакытын озайттылар. Шикаять авторлары фикеренчә, Русия хакимияте бу маддәне үзенең сәяси оппонентларны эзәрлекләү өчен куллана.

"Бу канунда су күп, төшенчәләрнең төгәл аңлатмасы юк. Кешене "терроризмны аклауда" гаепләү өчен берни тормый, дәлилләр кирәкми. Хөкемдарлар хөкем чыгарганда кешеләрнең сүзләре һәм алар никадәр зыян китерә алганын исәпкә алмый, бәйләнешен ачыкламый", — диелә шикаятьтә.

Ике сәяси тоткын да аларга карата кырыс шартлар булдырылуына зарлана.

Азат Мифтахов бүгенге көндә Ульян өлкәсендәге Мәләкәс шәһәрендәге колониядә утыра. Ул Ульян шәһәренең 9нчы номерлы төзәтү колониясенә китергәндә кыйнаулары турында сөйләде, янәсе Мифтахов хезмәткәрнең "куркыныч булмаган позага торып бас" дигән әмерен тиз башкармаган. Күңеленә ярарлык эш бирмәүләренә дә зарланды. Моннан тыш Мифтаховны кулга алганнан соң көч органнары башка тоткыннарга аның бисексуальлеге турында хәбәр иткәннәр — шуның аркасында ул төрмә иерархиясендә иң түбән баскычка куелган, җәберләнә. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе мондый практиканы җәзаларга һәм кешелеккә каршы мөгамәләгә каршы тыю бозу дип таныды.

Мифтаховны азат итүне таләп итеп күп җирдә еш кына пикетларга чыгалар. Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

  • Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.
  • 2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.
  • 2022 елның июлендә Мәскәүнең элекке депутаты Алексей Горинов гаскәр турында фейк тарату маддәсе нигезендә 7 елга хөкем ителде. Соңрак, 2024 елның ноябрендә "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә тагын өч ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирелде. Хокук яклаучылар Гориновны сәяси тоткын дип таныды. Горинов даими ШИЗО-да тотыла.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!