Ростов өлкәсендәге мәхкәмәләр Дондагы Ростовта яшәүче Алисә Анисимова һәм Батайскидан Галина Зазимконы биш мең сум штрафка тарткан. Аларны Русиядә "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашуда гаепләгәннәр дип яза куәт оешмаларына якын булган "Че по Ростову?" телеграм каналы.
Беркетмә төзү сәбәбе итеп "Русиянең сугышка каршы комитеты" ("Антивоенный комитет России") телеграм каналында "Русиягә каршы" комментарийлар язу күрсәтелгән диелә. Шулай ук Анисимова һәм Зазимконы әлеге каналга язылуда да гаепләгәннәр, ди "Че по Ростову?" телеграм каналы.
Әлеге мәгълүматның дөреслеген раслаучы документлар юк әлегә. "Агентство" телеграм каналы язуынча, мәхкәмә карарлары беркайда да басылмаган.
Элегрәк тарату максаты булмаса, "теләнмәгән оешма" постлары астында фикер калдыру куркыныч дип саналмый иде.
БУ ТЕМАГА: Укырга ярый, таратырга ярамый. Азатлык Радиосы "теләнмәгән оешма" дип тамгаланды"Теләнмәгән оешма"ның материалларын тараткан, аңа язылган һәм комментарлар калдырган өчен нәрсә янаганы турында Азатлык Радиосы элек язган иде.
- 2015 елдан башлап Русиядә хөкүмәтнеке булмаган теләсә кайсы халыкара оешма яки чит ил оешмасы мәхкәмә карарыннан башка да "теләнмәгән" дип танылырга мөмкин – моның өчен баш прокуратура карары һәм Русия тышкы эшләр министрлыгының хуплавы да җитә.
- Шул көннән башлап мәгълүмат чарасының мәгълүмати материаллар таратырга, үз бүлекчәләрен ачарга (ә моңа кадәр булдырылганнарын туктатырга кирәк), юридик затлар булдырырга һәм акчалата операцияләр башкарырга хокукы юк. Әлеге чикләүләр канун текстында китерелә.
- "Теләнмәгән оешма"ның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук иганәчеләре өчен Русия административ хокук бозулар кодексының 20.33 һәм җинаять кодексының 284.1 маддәләре нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыклары каралган
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!