Дүшәмбе көнне БМОның Иминлек шурасы АКШ президенты Доналд Трамп тәкъдим иткән Газзәдә тынычлык урнаштыруга нигезләнгән резолюцияне хуплады.
АКШ тәкъдим иткән резолюция Халыкара тотрыклык булдыру көчләрен оештыруны күздә тота. Әлеге көчләргә берничә гарәп иленең хәрбиләре керәчәк, шулай ук Доналд Трамп җитәкчелегендә эшләячәк "Солых шурасы"н булдыру да каралган. Моннан тыш резолюциядә, берничә алдан билгеләнгән шарт үтәлгән очракта, Фәләстин дәүләтен төзү мөмкинлеге турында да әйтелә.
Резолюцияне Иминлек шурасының 13 әгъзасы яклаган, Русия һәм Кытай тотылып калган. Бу күзәтүчеләр тарафыннан Доналд Трамп хакимиятенең дипломатик җиңүе буларак кабул ителә.
Русия позициясе аркасында резолюциянең кабул ителүе сорау астында иде. Элек Русия Фәләстин дәүләтен төзүгә өстенлек биргән үз вариантын тәкъдим итте. Әмма АКШ тәкъдим иткән резолюцияне гарәп һәм мөселман илләренең хуплавы уңышка китерде.
Резолюциягә күрә, халыкара көчләр Газзә сызыгының демилитаризациясе, кораллы төркемнәрдән коралны алу, Газзәдә иминлек тәэмин итү һәм чикләрне саклау өчен җаваплы булачак.
Дүшәмбе көнне Фәләстиннең ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террорчы дип танылган) төркеме резолюцияне тәнкыйтькә тотты. Алар әйтүенчә, әгәр халыкара көчләрне аларны коралсызландыру өчен куллансалар, ул бәйсез көчләр булмый, ә басып алучылар ягында икәнне аңлатачак.
Газзә халыкара көчләр контроленә күчкәннән соң, Израил хәрбиләре ул җирләрдән китәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!