Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 15 мең кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.
8 декабрьгә без Татарстаннан кимендә 6894 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 8257 үлгән хәрби исеме бар.
Безнең хисапка күрә, ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 15151 кеше һәлак булган. Ике республикадан кимендә 14 мең хәрби үлгәнен без 21 октябрьдә хәбәр иткән идек.
Якынча бер ел элек, 3 декабрь көнне Азатлык ике республикадан кимендә 7 мең кеше үлгәнен язган иде. Шулай итеп соңгы елда исемлек ике тапкырдан күбрәк, 8 мең кешегә артты. Бу соңгы елда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Башкортстан: география һәм үлүче хәрбиләр яше
"Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән.
Районнардан үлүчеләр саны зур тизлек белән арта бара. Күрше Татарстаннан аермалы буларак, шәһәрләргә караганда районнардан үлүчеләр саны зуррак. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
- Уфа – кимендә 708 кеше.
- Белорет районы – кимендә 378 кеше.
- Учалы районы – кимендә 301 кеше.
- Стәрлетамак – кимендә 290 кеше.
- Мәләвез районы – кимендә 253 кеше.
- Туймазы районы – кимендә 249 кеше.
- Баймак районы – кимендә 243 кеше.
- Әбҗәлил районы – кимендә 214 кеше.
Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 39,27
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше әкерен генә арта бара. Хәзер бу күрсәткеч — 39,27. Ике ай элек ул 39,13 иде. Урта яшь бу мәгълүматны таба алган кешеләрдән саналды (6076 кеше).
Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр:
- 35-44 яшь: кимендә 2377 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 2064 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1633 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 590 кеше.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.
Татарстанда үлемнәр географиясе
Татарстаннан иң күп үлүчеләр, элеккечә – зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан.
Районлап статистика түбәндәгечә:
- Казан – кимендә 1124 кеше.
- Чаллы – кимендә 714 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 447 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 327 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 283 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 258 кеше.
Иң аз үлем хәбәрләре дә элеккечә – Әтнә, Теләче, Кама Тамагы районнарыннан. Бу районнарда халык саны аз, уртача 12-14 мең кеше.
Татарстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 39,03
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә:
- 35-44 яшь: кимендә 2592 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 1966 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1631 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 498 кеше.
Татарстаннан үлүчеләрнең урта яше – 39,03 (6475 кешедән саналды). Ике ай элек ул 38,93 иде. Сугышта күбесенчә урта яшьтәге, гаиләле кешеләр үлә.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. 1970нче һәм 1990нчы елларда туучылар арасында да һәлак булучылар күп.
Шулай итеп, ике республикада һәлак булучыларның уртача яше – 39,16 тәшкил итә (элек – 39,03 булган).
Иң еш үлүчеләр – 36-37 яшьтә
Ике республика яшь статистикасын караганда, иң еш үлүчеләр – 36-37 яшьтә. Үлүчеләр арасында иң "популяр" яшьләр:
- 36 яшь — кимендә 556 кеше
- 37 яшь — кимендә 535 кеше
- 40 яшь — кимендә 499 кеше
Яшен ачыклый алган 13181 кеше арасында:
- 25 яшькә кадәр — 1080 кеше
- 30 яшькә кадәр — 2460 кеше
- 40 яшькә кадәр — 6852 кеше
Үлгәннәр арасында һәр бишенче кеше 30 яшьтән дә яшьрәк булган. Яртысыннан күбрәге – 40тан яшьрәк.
Ике республикада да иң яшь үлүчеләр – 18 яшьтәгеләр. Безнең хисапта андый 30 кеше бар. Төгәл яшьләре күрсәтелмәгән кешеләр арасында шулай ук андыйлар булырга мөмкин.
Иң олы кеше исә – 67 яшендә.
Шулай итеп, үлгән сугышчылар арасында унсигез яшьлек малайлардан башлап 67 яшькә кадәр ирләр бар. Ягъни, сугышта яшүсмерләрдән пенсионерларга кадәр тулы бер буын үлә.
Һәр 100 мең кешегә:
- Татарстанда якынча 161 кеше,
- Башкортстанда якынча 166 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз