Русиягә килгән мигрантларны туган телләренә укыту – бу диаспоралар һәм мигрантларның туган илләре эше. Әмма Русия бу эшне бюджет хисабына оештырырга тиеш түгел. Бу хакта Русия думасының гаиләне саклау комитеты башлыгы Нина Останина белдерде.
Шулай итеп депутат Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең мигрантларның урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә теләве турында сүзләренә җавап бирде.
Останина балалар ата-аналарының телен онытмаска тиеш дигән сүзләр белән ризалашты. Әмма Русия үзе моны оештырырга тиеш түгел, ди ул.
— Русиядәге милли телләрне саклау кирәк. Ләкин бу – безнең туган телләр, алар ил эчендә. Калганы – бу кешеләр килгән илләр җитәкчеләренең кайгысы. Бу Русия эчендәге диаспоралар эше, — диде депутат.
Чит илләр туган телләрне укытуны үз хисабына оештырырга теләсәләр, Русия моңа каршы килмәячәк. "Диаспора, ата-аналар комитеты бар – рәхим итеп, үз хисабына укысыннар", диде Дума комитеты башлыгы.
Шул ук вакытта ул күп мигрантның "мәдәни, милли һәм тел үзенчәлекләре ягыннан Русиядә булырга әзер түгеллеген" белдерде һәм БДБ (Берләшкән дәүләтләр берлеге) илләре арасында бары тик ике илдә генә урыс теленең "махсус статус"та булуын әйтте: Беларуста дәүләт теле, ә Казакъстанда рәсми тел.
БУ ТЕМАГА: Киләсе 7 елда Татарстанга 174 мең эшче кирәк булачакМигрантларны туган телләргә өйрәтү мәсьәләсе тирәсендә сүз көрәштерү Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләреннән соң башланды. Ул Татарстанда чит ил мигрантларының урыс телен генә түгел, үзләренең туган телләрен дә өйрәнергә теләвен әйткән иде. Аның сүзләренчә, хакимият мигрант балаларына туган телләрен өйрәтү мөмкинлеген дә караячак.
— Бүген инде безнең республикада яшәүче үзбәк, таҗик, казак, кыргыз ветераннары үз балаларына һәм оныкларына туган тел өйрәтү мәсьәләсен күтәрә. Әлбәттә, без Татарстанда дәүләт телләрен өйрәнүне беренчел дип саныйбыз, әмма мондый сораулар да бар. Хәзер моны ничек җайга салырга икәнен уйлыйбыз. Алар да борчыла: балалары туган телләрендә начар яза, начар аңлый. Татарстанда туып-үскәннәр исә урысча һәм татарча яхшырак белә. Бу мәсьәләне карауны планга керттек, — дигән иде ул.
Мөхәммәтшиннең бу сүзләре Мәскәүдәге түрәләр һәм журналистлар тарафыннан тәнкыйтьләнде. Русия кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Регнум медиасы мөхәррире Марина Ахмедова моны "үз куллары белән ассимиляция процессын җимерү" дип атады. "Алар үзбәк яки таҗик телен яхшырак белергә теләсә, аларга Үзбәкстан яки Таҗикстанда яшәү кирәк", диде ул.
Мәскәү думасы депутаты, ВГТРК журналисты Андрей Медведев да Мөхәммәтшин сүзләрен тәнкыйтьләде. "Мөхәммәтшин әфәндегә "интеграция" сүзе таныш түгел дип аңлыйм. Кешеләрне туган телне югалту Русия кануннарын хөрмәт итүдән күбрәк борчый икән, аларга Ватаннарында калу хәерлерәк", дип язды ул.
- Соңгы елларда Русия хакимияте тарафыннан мигрантларга каршы тискәре караш сеңдерелә. Илдә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды.
- Шул ук вакытта Татарстан һәм Башкортстан җитәкчелеге даими рәвештә эшче мигрантларның кирәклеге турында белдереп килә.
- 2026 елда Русиядә "Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" програмына 4,8 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шушы програм кысасында мигрантлар өчен мәдәни адаптация үзәкләре булдырылачак пилот проект бара. Проектта биш төбәк, шул исәптән Татарстан да катнаша.
- Моннан тыш, Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларының мәктәпкә кабул ителүен тыючы канунны имзалады. Мәктәпкә алу өчен урыс телен тикшерү 2025 елның 1 апреленнән ил күләмендә эшли башлады.
- Бу канунны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәнкыйтьләп чыккан иде.
- Шул ук вакытта милли республикаларда милли телләрне өйрәнү чикләнгән. Аларны бары тик ата-ана гаризасы белән, мәктәпнең мөмкинлеге булган очракта гына өйрәнеп була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!