Төркиянең Истанбул шәһәрендә "Шоколад кубогы" (Çikolata kupası) бәйгесе узды. Аны Төркиянең пешекчеләр федерациясе оештыра. Быел ул алтынчы тапкыр узды һәм ул Истанбулның Умрания район хакимияте ярдәмендә үтте. Ул халыкара статусына ия. Быел Төркия такымнарыннан тыш, Азәрбайҗан, Мәгъриб, Иран такымнары катнашты. Татарстан кунак буларак чакырылган, бәйгедә "Тәмле булсын!" Рестораны хуҗабикәсе Резедә Хөсәинова һәм аның ресторанындагы пешекче Айрат Хөснетдинов катнашты.
Ярыш ике көн дәвам итте. Бәйге шартларына күрә һәр пешекчеләр такымы өч номинациядә татлы ризык әзерләргә тиеш: ресторан десерты, шоколад суфлесы һәм шоколадлы десерт. Бөтен өч ризык та шоколад булырга тиеш. Пешекчеләр эшләренә хөкемдарлар бәя бирә. Алар — Төркиянең профессиональ пешекчеләре.
Һәр такым чиратлашып зур сәхнәдә ризыкны әзерләде.
Айрат Хөснетдинов һәм Резидә Хөсәенова
Татарстан такымы да зур сәхнәдә чыгыш ясап, чәкчәк белән кош теле пешерде. Татлы ризык пешерү процессы зур экраннарда күрсәтелеп барды, ярышка килгән кешеләр аларны күзәтеп торды. Остаханәдә бер генә ризык пешерелергә тиеш булса да Татарстан такымы татарның ике халык ашын әзерләп күрсәтте һәм алар турында тәфсилле сөйләп танытты.
Резедә Хөсәенова халыкка чәкчәк белән кош теленең тарихын сөйләде, аларның күчмә вакытыннан бирле татарларның яраткан ризыкларның берсе булуын әйтте. Туй, зур бәйрәм табыннарының күрке — чәкчәк белән кош теле, диде ул. Кунак чакырылса татарлар әлегәчә шушы татлы ризыкны әзерли дип аңлатты.
— Татарлар чәкчәкне төрле якта төрлечә әзерли, аның зурлыгы да шәһәренә, авылына карап аерыла, ләкин бүген без Истанбулда танылган татар пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов өйрәтеп калдырган ысул белән әзерлибез. Чәкчәкне төрлечә бизиләр, каядыр как, төсле кәнфитләр кулланалар, без бүген алтын чәкчәккә шоколад агызачбыз. Ә туйлар, танталарга чәкчәкне түбәтәй, Сөембикә манарасы кебек тә ясала, шоколад ярдәмендә милли бизәкләр белән бизәлә , — дип үзе сөйләде, үзе чәкчәк пешерде.
Резедә Хөсәинова ал төстәге яулык, калфактан, Айрат Хөснетдинов —түбәтәйдән иде. Алып баручылар бу милли киемнәргә игътибар итте, атамаларын сорашты.
Татарстан такымы бер сәгать эчендә чәкчәк белән бергә кош телен әзерләп өлгерде. Ризык башта хөкемдарларга тәкъдим ителде. Аннары килгән халыкка таратылды. Пешерелгән ризык шунда ук юк булды.
Хөкемдарлар, беренчедән, чәкчәк тә, кош теле дә аз күләмдәге, һәр кешенең өендә була торган ризыктан әзерләнүен билгеләде, икенчедән, бу эш тиз башкарылуын, кулны озак тотмавын һәм, өченчедән, оригиналь ризык булуын әйттеләр.
Татарстан такымына теләктәшлек белдереп килүчеләр дә бар иде. Чыгышлары белән Татарстаннан булган студентлар республика байрагын күтәреп торды, "Алга, Татарстан!" дип кычкырды.
Татарстан такымын кичке тантаналы ашта дипломнар, рәхмәт хатлары белән котладылар, татарлар исә махсус күчтәнәчкә дип зур чәкчәкне оештыручыларга тапшырды. Шулай Резидә Хөсәинова үзенең "Тәмле булсын!" татар ашлары китабын та бүләк итте. Ә ярышта беренче урынны Азәрбайҗан такымы (Айлин Маммадли, Тогрул Алекберов, Морат Асланалды) алды. Алар өч номинациядә дә иң күп баллар җыючы дип игълан ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!