Русия 2022 елдан Украинага каршы алып барган сугышта Татарстаннан 7 меңнән күбрәк кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.
24 декабрьгә хисапта Татарстаннан кимендә 7099 кеше үлеме турында мәгълүмат бар. Сүз журналистлар таба алган, расланган үлемнәр турында гына бара, чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Соңгы мең кеше үлеме турында хәбәрләрне Азатлык радиосы 3,5 ай эчендә җыйды. Кимендә 6 мең кеше үлеме турында без 10 сентябрь көнне хәбәр иткән идек. Хисапка һәр мең кеше өстәлүе тизәя бара.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Татарстаннан сугышка китеп, һәлак булучылар арасында аеруча Казаннан (кимендә 1154), Чаллыдан (кимендә 735) һәм Түбән Кама районыннан (кимендә 467) чыккан гаскәриләр күп.
Кимендә 515 үлгән хәрби – 25тән яшьрәк. Кимендә 2198 хәрби – 35тән яшьрәк.
Соңгы арада үлүчеләрнең күпчелеге – Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр ("ихтыярилар"). Үлүчеләр арасында 2022 елда Владимир Путин кушуы белән башланган мобилизация дәверендә сугышка мәҗбүриләп китүчеләр дә очрый.
- Азатлык хисабына күрә, Башкортстаннан сугышта кимендә 8526 сугышчы һәлак булган.
- Ике республикадан сугышта кимендә 15625 кеше һәлак.
- Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан – Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
- Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә президент Владимир Путин кушуы белән башлады. "Урыс дөньясы" байрагы астында барган сугышка милли төбәкләрдән, милли азчылыклардан кешеләрне күпләп җәлеп итәләр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз