Кырымтатар халкы Мәҗлесе Русиянең Украинага каршы сугышын тәмамлау буенча тәкъдим ителгән "тынычлык планы" уңаеннан белдерү чыгарды. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров имзалаган әлеге документ 2025 елның 28 декабрендә дөнья күрде.
Белдерүдә Украинадагы төп халыкларның иң югары вәкиллекле оешмасы буларак, Кырымтатар халкы Мәҗлесе Украинаның, АКШның һәм Европа берлеге илләренең бәйсез Украина дәүләтенең иминлеген, суверенитетын һәм үсешен тәэмин итү юнәлешендәге тырышлыкларын хуплавы әйтелә.
Шул ук вакытта Мәҗлес вәкилләре, АКШ позициясе белән бәйле аерым шартлар аркасында, "тынычлык планы" проектына гадел һәм ныклы тынычлыкка ирешүне һичшиксез тәэмин итәргә тиешле нигезле пунктларның кертелмәвенә басым ясый.
Кырымтатар халкы вәкилләрендә аеруча борчылу уяткан мәсьәлә — документ өлгесендә Украинаның халыкара дәрәҗәдә танылган чикләре кысаларында үз бөтенлеген торгызу бурычының теркәлмәве.
"Документта Кырым автономияле республикасы һәм Акъяр турында бөтенләй телгә алынмый, ә бит алар — Украинаның аерылгысыз өлеше һәм бүген Русия тарафыннан вакытлыча оккупациядә тора. Документ өлгесендә Украинаның суверенитеты аның халыкара танылган чикләр кысаларында бөтен җирләренә таралуы ачык күрсәтелергә тиеш, дип саныйбыз. Шуның белән бергә, Кырымтатар халкы Мәҗлесе хәтта шушы рәвештә тәкъдим ителгән "тынычлык планы" да Русияне канәгатьләндермәячәген аңлый, чөнки ул алга таба да үзенең ультиматив таләпләрен тагуны дәвам итәчәк. Мондый таләпләрне Украина һәм аның беректәшләре кабул итсә, бу Украинаның капитуляциясе һәм БМО низамнәмәсендә беркетелгән, дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүче төп халыкара хокук принципларының тулысынча җимерелүе булыр иде", — диелә белдерүдә.
Мәҗлес барлык якларга да үзенең төп позициясен искәртте. Ул берничә пункттан гыйбарәт:
- Украинаның бербөтенлеген торгызу һәм Кырымтатар халкының бәйсез Украина эчендә Кырымның милли-территориаль автономиясе рәвешендә үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашыру өчен көрәшкә какшамас тугрылык;
- Кырымны Русия җире дип тану омтылышларын — де-факто да, де-юре да, кем тарафыннан булуына карамастан — катгый рәвештә кире кагу;
- Украина дәүләте һәм төп халык — Кырымтатар халкы — катнашыннан һәм ризалыгыннан башка кабул ителгән яки төзелгән Кырым статусы турындагы теләсә нинди килешүләрне канунсыз дип игълан итү.
Узган атна башында Украина президенты 20 пункттан торган әлеге планны "сугышны тәмамлауда төп документ" дип атаган иде. Әлеге план нигезендә, Украина ныклы иминлек гарантияләре алырга тиеш, ә тыныч вакытта Кораллы көчләр саны 800 мең хәрби тәшкил итәргә тиеш.
Русия хакимияте вәкилләре планга рәсми бәя бирмәде. Әмма Bloomberg агентлыгы Кремльдәге чыганакка сылтама белән, Русия документка "төп үзгәрешләр" кертүне таләп итәчәк, дип хәбәр итә.
28 декабрьдә Доналд Трамп белән Владимир Зеленский Флоридада очрашты. Трамп сүзләренчә, Русия, Украина һәм АКШ арасындагы сөйләшүләр инде тәмамлану чигендә, тарафлар тынычлык килешүенә бик якын.
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!