Төрмәдә утыручы Азат Мифтахов өч елга беренче тапкыр сеңлесе белән күрешкән

Азат Мифтахов, 2023 елгы фото

Әмма аңа бүтән озын очрашуларны рөхсәт итмиләр, моны төрмәдәге ремонт белән аңлаталар.

24 декабрьдә төрмәдә утыручы галим Азат Мифтахов әнисе Гөлнур Хөсәинова һәм сеңлесе белән очрашкан. Сәяси тоткын бертуган сеңлесен өч ел күрмәгән. Үги әтисен очрашу бүлмәсенә кертмәгәннәр. Бу хакта Мифтаховка теләктәшлек күрсәткән Free Azat телеграм каналына Гөлнур Хөсәинова сөйләгән.

"24 декабрьдә без Азат белән очрашуда булдык. Очрашуга кызым белән эләгә алдык, ә иремне кертмәделәр, чөнки өч өлкән кешене кертү тыела диделәр. Азат сеңлесен күрүгә бик сөенде, алар бер-берсен өч елга якын күрмәде, шушы беренче очрашу булды.

Очрашу дүрт сәгать дәвам итте, әмма ул вакыт бик тиз узды. Азат битараф булмаган, ярдәм иткән һәм һәрьяклап теләктәшлек күрсәткән кешеләргә зур рәхмәтен җиткерде. Азат ике тапкыр теш табибына эләгә алган, тешен дәвалый алганганга бик шат — бу аның өчен чынлап та зур вакыйга булды. Кем ярдәм итте, барыгызга да зур рәхмәт!

Бергә булганда балачагын, уку елларын искә төшердек, дөньядагы яңалыклар турында сөйләштек. Камерада Азат хәзер өчәү утырабыз диде, икесен күптән түгел генә утыртканнар. Азат әйтүенчә, алар — яхшы кешеләр. Безнең очрашу Азатка зур көч һәм рухи терәк биргәндер дип ышанам. Яхшылыкка өмет итеп яшик!", — дигән Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәинова.

Моңа кадәр Азат Мифтахов утырган камерадагы кешеләргә зарланган иде. Шул сәбәпле ул елдан артык бер кеше утыра торган камерада утырды.

Канун нигезендә Азат Мифтаховка елына ике озын очрашу рөхсәт ителә, әмма икенче очрашу булмаячак дип борчыла аның якыннары. Моның сәбәбе — төрмәдәге очрашулар бүлмәсендә ремонт баруы, шул сәбәпле очрашуларга чират тезелгән. Азатка чират җитмәскә мөмкин, дип яза Free Azat телеграм каналы.

Шулай ук сәяси тоткынга ярдәм итүчеләр Азат Мифтаховка 20 килограмм авырлыктагы посылка җибәргән. Ул төрмәдә булмаган кием-салымнар һәм ризыклардан тора. Кешеләр ярдәмендә Азат ике тапкыр теш табибында булып тешләрен яматкан. Азатка дигән китаплар да җибәрелгән, әмма Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр барып җиткәнме, юкмы — Азатка ярдәм итүчеләр белми.

БУ ТЕМАГА: Репрессияләр дәвам итә: Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра
  • 2024 елның март аенда Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховны терроризмны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 4 ел колониягә хөкем итте.
  • Аны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган". Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алдылар.
  • Тоткынның хатыны Елена Горбань Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!