Тома сукыр Александр Сизиковны этап белән кабат Минусински төрмәсенә җибәргәннәр: ана улының сәламәтлеге өчен борчыла

Александр Сизиков

Узган ел сәламәтлеге сәбәпле төрмәдән азат ителгән сукыр Александр Сизиковны кабат элек утырган зинданга җибәргәннәр. Ананың улы белән элемтәсе юк.

Кырым мөселманы тома сукыр, "Хизб ут-Тәхрир" эше буенча гаепләнгән Александр Сизиковны Екатеринбур аша этап белән элек утырган Минусински төрмәсенә алып киткәннәр. Мөселманның әнисе Елена "Суспільне Крим"га хәбәр итүенчә, аны февраль урталарына китерергә тиешләр.

"Узган шимбә көнне аны Екатеринбурга алып киттеләр. Яңадан элек утырган Минусинскидагы төрмәгә алып баралар. Якынча февраль уртасында анда китереп җиткерергә тиешләр. Һәрхәлдә адвокаты шулай ди. Без аны Минусинскига кире кайтарачакларын чамалый идек. Чөнки алар кешеләрне элек алып чыгып киткән шул ук төрмәләргә кире җибәрәләр", — дип аңлатты ана.

БУ ТЕМАГА: Кырым мөселманнары: тугыз ел дәвам иткән михнәт

Ул улының сәламәтлеге өчен һәм аның белән элемтә булмау сәбәпле борчылуын сөйләде.

"Акмәчеттә мин аны күрә алдым. Бу этапның улым өчен бик авыр булуын беләм, аны этапта беркем дә озатып йөрми. Аңа бары тик башка тоткыннар гына ярдәм итә. Саша транзит белән Краснодарда һәм Волгоградта булды. Аннан бер-ике тапкыр кыска гына шалтыратты. Ә хәзер мин аның белән бөтенләй элемтәсез калдым. Һичьюгы берәр хәбәр — хат яисә кечкенә язу булса да көтәм. Аның сәламәтлеге нинди хәлдә, нинди шартларда булуын белмим. Хәзер мин аңа ни акча, ни кием-салым, ни дарулар да җибәрә алмыйм", дип аңлата сәяси тоткынның әнисе.

Аның сүзләренчә, Сизиковның адвокаты аны яңадан төрмәгә кайтару карарын шикаять иткән, әмма Русия ягы аны кайчан караячагы әлегә билгеле түгел.

"Ул барып җиткәч, төрмә җитәкчесе бу хакта хәбәр итәргә тиеш, ләкин рәсми хат ике айлап килергә мөмкин. Узган юлы аны Краснодарга алып киткәч, бер атнадан Сашаны кайсы төрмәгә алып барулары турында төрмә башлыгыннан хат килгән иде. Ә хәзер аның кайда булуын да, хәле ничек икәнен дә әйтә алмыйлар. Минусински мәхкәмәсе Александрны азат итү карарын гамәлдән чыгарды һәм аны яңадан төрмәгә кайтарырга карар кылды. Әмма хәзер бәйрәм көннәре, кайчан да булса җавап килерме — без белмибез", дип өстәде ана.

БУ ТЕМАГА: "Мондый кешеләр хакимияткә комачаулый": 17 елга хөкем ителгән тома сукыр мөселман Александр Сизиков тарихы

Ноябрь башында сукыр Кырым мөселманы Александр Сизиковны һаман да Акмәчетнең 1нче тикшерү изоляторында тотулары һәм аны Русия колониясенә җибәрергә әзерләүләре билгеле булган иде.

Элегрәк "Александр Сизиковка ярдәм" Телеграм-каналы ир-атның әнисе Елена Сизикова сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Александрны Бакчасарайдагы вакытлыча тоту изоляторыннан (ИВС) Акмәчет тикшерү изоляторына күчергәннәр. Аның әйтүенчә, Александр әнисе белән элемтәгә чыга алган һәм 31 октябрьдә аны күз табибы һәм неврологка алып баруларын хәбәр иткән. Табиблар Сизиковның "СИЗОда кала алуын" әйткән һәм инвалидлык турында белешмәнең күчермәсен алып калганнар. Сизиков аны полиция хезмәткәрләренә мәхкәмәгә тапшыру өчен бирмәкче булган. Моңа кадәр, Кырым Югары мәхкәмәсе Сизиковны кулга алу карарын гамәлдән чыгарганнан соң, адвокат Эмил Курбединов аны кайда тотуларын таба алмаган иде.

БУ ТЕМАГА: Мәхкәмә сукыр мөселман Александр Сизиковны "полициягә буйсынмаган" өчен 10 тәүлеккә кулга алган

Узган ел 21 октябрьдә Красноярски төбәк мәхкәмәсе май аенда авыру сәбәпле азат ителгән мөселман Александр Сизиковны кабат төрмәгә ябу карарын чыгарды. Сизиковны кабат төрмәгә кайтаруны прокуратура таләп иткән. Икенче көнне аны тоткарлап, 23 октябрьдә административ маддә нигезендә ун тәүлеккә сак астына алдылар.

Сизиков Русиядә террорчы оешма булып танылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп 17 елга колониягә утыртылган иде.

  • Александр Сизиков 1984 елда Акмәчеттә туа. Аның гаиләсе Русиянең Краснодар төбәгеннән Кырым ярымутравына 1970нче елларда күченә. Александр Бакчасарай районының Тургеневка авылы мәктәбендә укыган, аннары Акъяр җиһазлар төзү институтын тәмамлаган. Спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйный, компьютер уеннары белән мавыга.
  • Моңа кадәр дини булмаган Сизиков 2000нче еллар башында ислам динен кабул итә. Әти-әнисе аны православ чиркәвендә чукындырган булган, ләкин ул бу диннән өметен өзгән. Коръән белән кызыксына башлаган, диндар мөселманнар белән аралашкан һәм нәтиҗәдә ислам динен кабул иткән. Шуннан бирле ул намаз укый, дога кыла. Ягъни ислам традицияләрен сакларга тырыша. Моннан берничә ел элек — сукыр килеш — Мәккәгә хаҗ кыла.
  • Александр Сизиков 2009 елда юл-транспорт һәлакәте вакытында алган зыян нәтиҗәсендә күрү сәләтен югалта. Велосипед белән эшкә барганда, аның каршысына машина чыгып, бәреп китә. Александрның дуслары сөйләвенчә, мәхкәмә процессыннан соң машина йөртүче шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында хәбәрләр булды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!