АКШ президенты Доналд Трамп АКШка Гренландияне контрольгә алу кирәклеге турында янә белдерде. Ак йортта АКШның нефть ширкәтләре җитәкчеләре белән очрашуда Трамп "кемгәдер ошыймы-юкмы, аның хакимияте Гренландия белән нидер эшләргә ниятли" дип ассызыклады.
Трамп Гренландияне контрольгә алуны АКШның дәүләт иминлеге белән аңлатты. "Әгәр без моны эшләмәсәк, Гренландияне Русия яки Кытай контрольгә алачак, ә без Русия яки Кытайның безнең күршеләребез булуын теләмибез", диде Трамп. Ул шулай ук Даниянең Гренландиягә хокукын шик астына куйды, "анда 500 ел элек ниндидер көймә килеп туктаган булуы" утрауны аларныкы итми" дип белдерде.
Дания белән килешүләр кысаларында Америка хәрбиләре хәзер дә Гренландиядә бар, әмма Трамп моны җитәрлек түгел дип саный.
Ул Америка максатларына ирешү өчен "гади юл" барлыгын әйтте, ләкин ул кабул ителмәсә, "кырыс" вариант та булуын ассызыклады.
Элегрәк матбугатта Ак йортта Гренландияне контрольгә алуның төрле вариантлары каралуы турында хәбәр ителгән иде. Аерым алганда хәрби көч кулланудан (Ак йорт моны турыдан-туры кире какмый), йә исә Гренландияне Даниядән сатып алу (Копенһаген моны кире какты), яисә Даниядән бәйсезлек алу һәм утрауның теге яки бу рәвештә АКШ контроленә күчү карарын кабул итсәләр, Гренландия халкына зур финанс бонуслар түләү кебек вариантлар карала.
Даниядә һәм Европа берлеге илләрендә Трампның һәм аның хакимияте вәкилләренең соңгы белдерүләрен зур борчылу белән кабул итәләр. Сишәмбе көнне Европа берлегенең әйдәп баручы илләре һәм Британия (аларның барысы да НАТО кысаларында АКШ беректәшләре) уртак белдерү белән чыкты. Белдерүдә Арктикада иминлекне тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклап, утрауның язмышын бары тик Дания һәм Гренландия үзе генә хәл итә ала дип белдерелде. Дания премьер-министры Метте Фредериксен АКШның Гренландиядә көч куллануы НАТО тамырына балта чабу булачак диде.
Җомга көнне Гренландиянең алдынгы сәяси партияләр лидерлары утрауның киләчәген читтән тыкшынмыйча, бары аның яшәүчеләре генә хәл итәчәген әйтте. Декларацияне бәйсезлек тарафдарлары да, шулай ук Дания белән элемтәләрне сакларга теләүчеләр дә имзалады.
Гренландиядә 57 мең кеше яши. Нигездә бу инуитлар (иске атамасы - Гренландия эскимослары, үз атамалары - калаалит). Шулай ук анда тумышы белән Дания һәм Исландиядән булучылар да яши.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!