Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимияте кырымтатар тикшеренүчесе, журналист һәм телевидение алып баручысы Ленора Дюльберне административ җаваплылыкка тарткан. Аңа Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.29 маддәсе ("экстремистик материаллар җитештерү һәм тарату") һәм 20.3.3 маддәсенең 1нче өлеше ("Русия Кораллы Көчләрен дискредитацияләү") нигезендә эш ачылган. Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр итә.
Үзәк мәгълүматына караганда, Ленора Дюльбергә карата Русия контролендәге Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе 2025 елның 4 декабрендә үк ике карар чыгарган.
Аерым алганда, беренче эш Русия Кораллы Көчләрен куллануны "дискредитацияләү" турындагы гаепләүгә кагылган. Русия хакимияте моны Ленора Дюльбернең YouTube-тагы "Кырым инҗире" бәйгесенең туры эфиры вакытында, "Крым.Реалии" каналында әйткән сүзләре белән бәйләгән. Нәтиҗәдә ул 30 мең сум штрафка тартылган.
Икенче эш "экстремистик материаллар тарату" гаебенә кагылган. Франко исемендәге Кырым фәнни китапханәсендә Ленора Дюльбер автордаш булган "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дигән китап табылуы һәм алынуы турында белдерелгән. 192 битлек бу басма китапханәгә мәҗбүри төбәк нөсхәсе буларак килгән. Мәхкәмә аңа 3 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.
Украин хокук яклаучы "Трибунал. Кырым эпизоды" телеграм-каналы: "Китап фәнни хезмәт булганлыктан, аңа экстремистик материал тарату турындагы гаепләүләр гомумән дә кагылырга тиеш түгел иде — моны, әлбәттә, Русия куәт оешмалары да, хөкемдарлар да яхшы белә", дип яза. Хокук яклаучылар фикеренчә, "Ленора Дюльбергә карата кылынган гамәлләрдә кешеләр төркемен идеологик карашлары өчен эзәрлекләү билгеләре бар".
Ленора Дюльбер — сәясәт белгече, социолог, журналист һәм кырымтатар активисты. Ул популяр "Меркез" ток-шоуын алып бара, шулай ук "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дип аталган социологик тикшеренү-монографиянең авторларының берсе.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда активистларны, аеруча кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!