АКШ Русия, Бразилия, Иран һәм тагын 70тән артык ил ватандашына иммигрант визсын бирүне туктатып тора. Бу хакта АКШ Дәүләт департаментының эчке хезмәт хатына таянып Fox News хәбәр итте. Башта аның шул хәбәрендә сүз бар визалар (шул исәптән туристик) турында бара дип язылса, соңрак ул фәкать иммигрант, ягъни күчеп килү визаларына карый дип төзәтелде.
Ак йорт сүзчесе Кэролайн Ливитт әлеге мәгълүматны X социаль челтәрендә раслады.
Документтан аңлашылганча, әлеге вакытта илгә виза алу өчен намзәтләрне тикшерү һәм сайлап алу тәртипләрен яңадан карала. Яңадан каралу чорында әлеге ил ватандашларына виза бирми торырга кушыла.
75 ил ватандашына виза бирү 21 гыйнвардан тукталачак. Кайчан бирелә башлавы әйтелми.
Бу карар әлеге илләр кешеләренең АКШта социаль ярдәм һәм төрле түләүләрне явыз максатларда куллануы ихтималына каршы тору өчен кабул ителгән диелә.
Дәүләт департаменты белдерүенчә, виза аерым очракларда гына — мөрәҗәгать итүченең дәүләт өчен "финанс йөк" булу куркынычы юклыгы расланганнан соң гына бирелергә мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.