Казакъстанда төрки телләрне таный торган ясалма интеллект моделе булдырылды

Бәйсез төрки дәүләтләр байраклары, архив фотосы

Модель таный торган телләр арасында татар теле дә бар.

Казакъстанның Cybernet AI дип аталган стартапы төрки телләрдә сөйләмне автоматик рәвештә танучы (ASR) беренче зур модельне тәкъдим итте. Бу хакта Казакъстан ясалма интеллект һәм дигитал үсеш министрлыгына сылтанып Kazinform хәбәр итә.

Әлеге модель казакъ, төрек, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗан һәм татар телләрен яхшы таный. Шулай ук ул төрки-урыс катнаш сөйләмен дә яхшы аера ала, мондый аралашу бизнес һәм дәүләт хезмәтләрендә киң таралган дип искәртелә.

Astana Hub мөдире Танат Үскембаев сүзләренчә, яңа технология төрки дөнья илләренә һәм халыкларына дигитал хезмәтләр куллануны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук төрки халыклар дөньяда таралган технологияләрдән тыш үз хезмәтләрен дә үстерә алачак, ди ул.

Моннан тыш әлеге модельнең моңарчы киң таралган инглиз телле системнардан шактый аерылганы әйтелә. "Без сөйләм телнең тере формаларын аңлаучы модельне булдырдык", ди модель авторлары.

Телләрне тануның яңа системы беренче чиратта финанс һәм дәүләт оешмаларында куллануны күз алдында тота – модель авторлары аның банклар, телеком-операторлары, контакт-үзәкләре, логистик ширкәтләргә юнәлгәнен әйтә.

Бу проект Казакъстан ясалма интеллект һәм дигитал үсеш министрлыгы ярдәмендә Microsoft ширкәтенең GPU-инфраструктурасында гамәлгә ашырылган диелә.

БУ ТЕМАГА: Татар, башкорт телләре һәм ясалма интеллект. Кайсы нейрочелтәрләр милли телләрдә ярдәм итә ала?

Азатлык Радиосы соңгы елларда ясалма интеллект үсеше һәм аның милли телләрне куллануы турында җентекле язма әзерләгән иде. Chat GPT, Claude.ai, Copilot, Deep Seek, Suno кебек хезмәтләр татар һәм башкорт телләрен яхшы таный, үзләре милли телләрдә сөйләшә һәм яза ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!