Татарстанда кәрәзле элемтә операторлары җиһазларына ут төртүдә шикләнелгән Казан кешесе тоткарланган  

Иллюстратив фото

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 38 яшьлек Казан кешесе кәрәзле элемтә операторлары җиһазларына ут төртүдә шикләнелә.

Куәт оешмасы белдерүенчә, узган елның 29 декабрендә республиканың Лаеш районында кәрәзле элемтә операторларының берсенә караган база станциясенә ут төртү очрагы теркәлгән. Икенче көнне — 30 декабрьдә шикләнелүче тоткарланган. Татарстан эчке эшләр министрлыгында аның "очраклы эшләр белән көн күрүче 38 яшьлек казанлы" булуын ачыклаганнар. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәргән.

Татарстан эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, гаепләнүче узган елның декабрь башында мессенджерларның берсендә акча эшләү тәкъдиме алганын сөйләгән. Ир-атка, янәсе, аларның хуҗалары иминият түләүләре ала алсын өчен кәрәзле элемтә операторларының стационар җиһазларына ут төртергә тәкъдим ителгән.

"Казанлы әлеге гамәлләрнең канунсыз булуын аңлаганын, әмма тәкъдимне файдалы дип санап, аларны кылырга ризалашуын таныган. Барлык ут төртүләрне дә ир-ат видеога төшереп, аны "эш бирүче"гә җибәрергә тиеш булган. Шушы рәвешле расланган һәр факт өчен 40 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган", диелә Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Министрлыкта белдерүләренчә, шулай ук тоткарланучының 2025 елның декабрендә Казандагы Светлая һәм Кооперативная урамында урнашкан кәрәзле элемтә җиһазларына ут төртүнең ике очрагына катнашы булуы ачыкланган. "Алар өчен гаепләнүче инде акчалата бүләк алып өлгергән", диелә хәбәрдә.

Тоткарланучыга карата Русия Җинаять кодексының 205 нче маддәсенең 2 нче өлеше ("кешеләр төркеме тарафыннан алдын килешеп кылынган террорчылык гамәле") нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, хакимиятләр элек милеккә зыян китерү яки вандализм дип бәяләнгән гамәлләрне террорчылык һәм диверсияләр дип бәяли башлаган. Вёрстка" басмасы 2025 елның октябрендә хәбәр итүенчә, әлеге эшләр нигезендә, Русиядә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 150дән артык кеше хөкем ителгән.

Украинадагы сугыш дәвам иткән саен, хөкем ителүчеләр саны артканнан-арта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!