Мәрхүмә Айтән Ураллы 20 гыйнварда вафат булды. Аны бүген, 21 гыйнварда соңгы юлга озаттылар. Хушлашу чарасы, җеназа намазы Истанбулның Зынҗырлыкөй зиратындагы мәчеттә узды. Бу зиратта Төркиянең күренекле дипломаты, Төркия республикасын коручыларның берсе, галим Садри Максуди да, "Ислам энциклопедиясен" булдыручы һәм чыгаручы галим Рәшит Рәхмәти Арат та җирләнгән.
Мәрәсимне мәрхүмәнең кызы, Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Ураллы, улы Алпараслан Ураллы оештырды. Мәрхүмә белән хушлашырга аның туганнары, дуслары, җирле татарлар һәм башкортлар килгән иде. Алар арасында иске татарлар да, чагыштырмача яңа чорда килүчеләр дә бар иде. Чыгышлары белән Татарстан белән Башкорстаннан булучылар Айтән Ураллы да, аның кызы Гөлтан Ураллы да аларга, читтән килүче студентларга, күп ярдәм итте, безгә терәк булды дип искә алды. 1990нчы еллардан башлап килүче татар һәм башкортлар өчен Ураллыларның Истанбулдагы йортлары ачык булды, дип рәхмәтләрен укыды.
Мәрәсимгә хушлашу чәчәк бәйләмнәрен Татарстанның Төркиядәге рәсми вәкиллеге, "Татарстан" сәүдә йорты, "Тумата" төрки музыкасын өйрәнүче һәм танытучы төркеме юллаган иде. Җеназада Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре дә катнашты. Алар Гөлтан, Алпараслан Ураллы кайгысын уртаклашуын белдерде.
Мәчет каршындагы мәйданда җеназа намазы укылды һәм бер төркем татарлар зиратка юл тотты. Айтен Ураллы ире Мәхмүт Ураллы янына Истанбулның Килйос зиратында җирләнде.
Айтән Ураллыны картайган көнендә кызы Гөлтан Ураллы карады, алар бергә яшәде. Ул өендә вафат булган. Айтән Ураллы Төркиянең Искешәһәрдә 1933 елның 5 маенда туган шәхес. Ире Мәхмүт (ул — Икенче Дөнья сугышында әсирлеккә эләккән яугир, чыгышы белән Башкортстаннан, туган ягына кайтмый, Төркиядә гомер итә башлый) белән алар Искешәһәрдә таныша. Истанбулда бергә Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятен оештыра. Мәхмүт Ураллы вафат булгач, аның эшен кызы Гөлтан Ураллы дәвам итә. Айтән Ураллының тамырлары Татарстанның Биектау районы, Дөбъяз авылына барып тоташа.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!