Европа шурасы парламент ассамблеясының (ПАСЕ) бросы "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа cоставын килештерде. Тавыш бирү 26 гыйнвар көнне Страсбургта, ПАСЕ кышкы сессиясен рәсми ачу алдыннан узды, дип хәбәр итә ассамблеяның рәсми сәхифәсе. Бюро тәкъдим иткән исемлек җыелыш тарафыннан хупланса, платформа үзенең беренче утырышын 29 гыйнвар, пәнҗешәмбе көнне, көндезге 1дә үткәрәчәк диелә.
Русия асаба халыклары һәм милли азчылыклар исеменнән платформага чечен җәмәгать эшлеклесе Руслан Кутаев, водьлар фин-угыр халкы вәкиле Екатерина Кузнецова, Коми активисты Лана Пылаева, "Азиаты России" медиасын нигезләүче Василий Матенов һәм Русия аз санлы асаба халыклары үсеш фонды җитәкчесе Павел Суляндзига керде.
Исемлектә чит илдәге татар-башкорт оешмалары вәкилләре юк. Идел буе халыкларыннан да вәкилләр сайланмады.
Моңарчы Татар шурасы, Азат халыклар лигасы кебек оешмалар ПАСЕга мөрәҗәгать итеп, платформага Русия халыклары вәкилләрен кертү кирәге турында белдергән иде.
Русия демократик көчләре вәкилләре булып исә исемлеккә сәясәтчеләр Дмитрий Гудков, Владимир Кара-Мурза, Гарри Каспаров, Михаил Ходорковский, Любовь Соболь, блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Марк Фейгин, Free Russia Foundation президенты Наталия Арно, хокук яклаучы Олег Орлов, җәмәгать эшлеклесе Андрей Волна һәм Pussy Riot төркеме катнашучысы Надежда Толоконникова керде.
Бу карарны үз Телеграм-каналында "Татар шурасы" тәнкыйтьләп чыкты. "ПАСЕ каршындагы "Русия демократик көчләре" – халыклар иреге өчен түгел", дип язды оешма.
— Ходорковский, Кара-Мурза, Каспаров кебек урыс оппозиционерлары Путинга каршы, ләкин Русиянең империя булуын танырга куркалар. Алар деколонизациядән курка, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын кабул итми, "бердәм Русия"не саклауны өстен күрә, — дип язды оешма.
Асаба халыкларның тавышы – янә читтә. Халыкларга сайлау хокукы бирмичә, чын ирек булмый, диелә белдерүдә.
Азатлык Радиосы платформага вәкилләр ничек сайлануы һәм татар-башкорт вәкилләренең нигә кермәве турында сорауны ПАСЕга юнәлтәчәк.
БУ ТЕМАГА: Азат халыклар лигасы Европа шурасы парламент ассамблеясына мөрәҗәгать чыгардыБерничә ай элек "Русия демократик көчләре" белән сөйләшү алып бару өчен платформа булдыру карарыннан соң, Азат халыклар лигасы белдерү белән чыкты. "Без "урыс халкының" бер өлеше булырга омтылмыйбыз һәм үзебезнең киләчәгебезне хәзерге һәм ниндидер реформалашкан "Русия дәүләте" белән бәйләмибез. Безнең сәяси һәм тарихи максатыбыз - Мәскәүнең колониаль контроленнән азат булу һәм үзебезнең бәйсез милли дәүләтләребезне төзү", диелә анда.
Азат милләтләр лигасы ПАСЕ белән Русия оппозициясеннән гайре турыдан-туры диалогка әзер булуын белдерә. "Татарлар, башкортлар, чеченнар, сахалар, бурятлар һәм башка дистәләрчә халыклар үзләренең сәяси субъектлыгына ия", диелгән иде текстта.
Европа шурасы парламент ассамблеясына милли азчылыкка урыннар бирү турында аңлатма хатны "Татар шурасы" да юллаган иде. "Урыс либераллары шыпырт кына анда үзләре генә кереп утырасы килә. Бөтен Русия, андагы хаыклары исеменнән сөйләп, Европа түрәләре белән эш итәргә тели. Әмма бик урынлы тавыш купты. Милли азчылык вәкилләре ризасызлык белдерде һәм нәтиҗәдә ПАСЕ Русиягә дигән урыннарның бер өлешен Русиянең басып алынган халыкларына һәм кече халыклар вәкилләренә бирү турында килеште. Шул исәптән татарларга да", дип сөйләгән иде Азатлыкка Руслан Айсин.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!