Рига район мәхкәмәсе 71 яшьлек Мәскәү Кремле тарафлы активист Александр Гапоненконы милләтара нәфрәт уяту һәм Латвиягә каршы эш алып баручы чит ил дәүләтенә ярдәм итүдә гаепле дип тапты һәм ун елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта LETA агентлыгы хәбәр итә.
Гапоненконың адвокаты Имма Янсоне карарны шикаять итәчәген белдерде. Узган елдан бирле сак астында тотылучы Гапоненко гаебен танымады.
Александр Гапоненко 2025 елның 13 февралендә Русиянең БДБ илләре институты оештырган " Русиягә каршы сугышка әзерлек факторы буларак Балтыйк илләрендә урыс ватандашларына этноцид" дигән "түгәрәк өстәл"дә катнашканнан соң тоткарланган. Анда Латвиянең башка ватандашлары да чыгыш ясаган, шул исәптән эзләүгә бирелгән элекке Рига думасы депутаты Руслан Панкратов һәм элекке Европа парламенты депутаты Андрей Мамыкин. Аларга карата җинаять эшләре аерым эш буларак тикшерелә.
Тикшерү фикеренчә, Гапоненко латышларны урыс телле халыкка каршы дошман итеп күрсәтеп ялган мәгълүмат тараткан, шул исәптән урысларны эзәрлекләү, урыс телен тыю һәм урыс телле мәктәпләрне бетерүне этноцид буларак сурәтләгән. Ул шулай ук "урыслар этноцидын туктату"ның бер ысулы буларак Русиянең Балтыйк илләренә, шул исәптән Латвиягә ихтимал басып керүен атаган һәм моңа әзерләнү вә идеологик ярдәм дә кирәк дип белдергән.
"Русияне агрессор дәүләт буларак яклап һәм аның сәяси һәм хәрби эшчәнлегенә мәгълүмати ярдәм күрсәтеп, Латвиянең бәйсезлеге, суверенитеты, ил бөтенлеге һәм иминлегенә каршы юнәлгән гамәлләргә булышлык иткән", дип белдергән прокуратура.
- Гапоненко Украинадагы Мелитополь шәһәрендә туган, 1978 елда Латвия дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Ул "Урыс дөньясы" идеясен яклый, теркәлмәгән "Ватандаш булмаганнар конгрессы" оешмасының оештыручыларының берсе һәм Ригада оештырылган "Урыс җәмгыяте" әгъзасы. 2018 елда Латвиянең дәүләт суверенитеты һәм ил бөтенлегенә каршы эшчәнлек кылуда гаепләгәнгән, 2020 елда исә шартлы җәзага хөкем ителгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!