Доналд Трамп Иранга яңа һөҗүмнәр белән янады

Доналд Трамп

Трамп яңа һөҗүмнәре узган җәйдә ясалганнарыннан "күпкә катырак" булачак дип кисәтте

Чәршәмбе көнне АКШ президенты Доналд Трамп Иран хакимиятеннән сөйләшүләр башлауны таләп итте. Аның сүзләренчә, әлеге сөйләшүләр Иранның атом коралы ясаудан баш тартуын күздә тоткан килешүгә китерергә тиеш.

Трамп Truth Social социаль челтәрендәге битендә кисәтүенчә, юкса АКШның Иранга яңа һөҗүмнәре узган җәйдә ясалганнарыннан "күпкә катырак" булачак.

Бу кисәтү Якын Көнчыгыш төбәгенә берничә һөҗүм очкычын үз эченә алган "Авраам Линкольн" җитәкчелегендәге хәрби очкычлар ташучы төркем килү фонында яңгырады. Трамп Иран янындагы көчләрне арттыруны һәм Кариб диңгезендә оештырылган хәрби-диңгез төркемен чагыштырды. Венесуэлада Николас Мадуроны кулга алу чарасында нәкъ шул кораблар кулланылды.

CNN Ак йорттагы үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, Доналд Трамп Иран җирендәге һәдәфләргә каршы киңкүләм һава һөҗүме ясау юлын карый. Иран атом програмын һәм баллистик ракетлар җитештерүен чикләүгә кагылышлы башлангыч сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамлану моңа сәбәп булып тора.

Һөҗүм өчен ихтимал һәдәфләр арасында Иран җитәкчеләре, протестчыларны үтерү өчен җаваплы булган иминлек көчләре башлыклары, шулай ук атом програмы белән бәйле материаллар җитештерү һәм саклау корылмалары, шулай ук дәүләт оешмалары телгә алына.

Трампның Иранның атом програмына игътибары, мөгаен, узган җәйдәге һөҗүмнәр вакытында җимерелгән уран баету корылмаларын торгызу омтылышлары турында АКШ күзләү хезмәтләреннән алынган хәбәрләр аркасында арткандыр. Шулай ук Иран хакимиятенең Атом энергиясе халыкара агентлыгы (МАГАТЭ) инспекторларын үз корылмаларына кертүдән баш тартуы да шик тудыра.

Чәршәмбе көнне Иранның тышкы эшләр министры Аббас Арагчи илнең кораллы көчләре "теләсә нинди агрессиягә" "кичекмәстән һәм куәтле" җавап бирергә әзер дип белдерде.

Америка белгечләре фикеренчә, Тәһран АКШның төбәктәге хәрби базаларына һәм АКШның төбәк беректәшләре җирләренә, иң элек Израилгә, һөҗүм ясарга мөмкинлек бирә торган шактый зур ракета арсеналына ия.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!