Казанда 1552 җырын башкаручы Усалның планлаштырылган концерты уздырылмаячак

Усал, UT FEST 2023, архив фотосы

Соңгы вакытта аны зур татар фестивальләренә чакырмый башлаганнар иде.

Татарча панк-рок стилендә җырлаучы Усал (бу — аның сәхнә тәхәллүсе, чын исеме — Назыйм Исмәгыйлев) 30 гыйнварда Казанда, Reborn барында узарга тиешле концерты булмаячагын хәбәр итте. Сәбәпләрен аңлатмаган. Ул: "Бездән тормаган сәбәпләр аркасында 30 гыйнварда Reborn барында планлаштырылган концерт үтмәячәк. Сатып алынган барлык билетлар өчен акча тулы күләмдә кайтарылачак. Кире кайтару берничә эш көне дәвамында башкарылачак. Китерелгән уңайсызлыклар өчен чын күңелдән гафу үтенәбез", дип язган ул.

Билетның бәясе — 2 мең сум. Барлык билетлар да диярлек сатып бетелгән. Концертка килергә җыенучылар арасында сатып алынган билет өчен акчаны кире алмаячакмын, артистка калсын дип фикер әйтүчеләр һәм моңа башкаларны да кыстаучылар барлыкка килде. Блогер Ләйлә Лерон үзенең Телеграмм каналында: "Мин Усалны яратмый да идем, аңламый да идем. Әмма аның текстларын укыгач фикерем үзгәрде. Хәзер мин һәркемгә Назыйм турында сөйлим. Ул — бүгенге татар поэзиясендә иң көчле шагыйрьләрнең берсе. Минем өчен рэпер образы икенче планда кала, беренче урында аның сүзләре, шигырьләре. Усал концертларын һәрвакыт уздыртмау, һәрвакыт киртә булдырулары ачуны китерә. Шагыйрьгә сәхнәгә чыгарга мөмкинлек бирегез!

Ахрысы, яңа флешмоб башлана: уздырырга рөхсәт ителмәгән концерт юк икән, билет акчасыннан да баш тартабыз. Ихтирам белән кабул итәм моны" дип фикерләрен уртаклашкан.

Усал – элекке Ittifaq дуэтының башкаручысы һәм дизайнер Назыйм Исмәгыйлевнең рэп-проекты. Усал татарча панк-рок стилендә чыгыш ясый. Һөнәре белән дизайнер. Усал 2021 елда "1552" дип аталган сингл чыгарды. Ул шунда ук яшьләр арасында популярлык казанды. 1552 дип язылган киемнәр, башка истәлекле әйберләр сатуга чыкты. 1552 – татарлар өчен мөһим тарихи дата, бу Казан ханлыгының Мәскәү кенәзлеге тарафыннан яулап алынган, татар дәүләтенең юкка чыгу вакыты. Усалның синглы татар дәүләтнең яулап алынуына ишарә, тарихи "травма", милли үзенчәлекне югалтуны символлаштыра. Җыр тексты социаль, сәяси проблемнарны, колонизация, ассимиляция, телне югалту һәм мәдәни хәтер кризисы темаларын чагылдыра.

Усал Татарстандагы альтернатив фестивальләрдә чыгыш ясады. Озак еллар дәвамында ул "Мин татарча сөйләшәм!", "Tat Cult Fest" кебек чараларда хейдлайнерлары булды. Моннан тыш аны Русиянең башка фестивальләренә дә чакырдылар, мәсәлән, "Дикая мята", "Ural Music Night", "AWAZ кебек масштаблы һәм танылган музыкаль фестивальләрдә катнашты.

Усал – Русиядә уникаль артист, урыс булмаганнар арасында туган телендә альтеранатив стильдә социаль, сәяси темаларга башкаручылар башкача юк. Әмма соңгы вакытта аны хакимият ярдәмендә уздырылган татар чараларында сирәк күреп була. Мәсәлән, узган елны Усал даими катнашучы булса да "Мин татарча сөйләшәм!" фестивалендә чыгыш ясамады. Шулай ук 30 август Казан кирмәнендә уза торган "ДәртФест" (элеккеге атамасы – "Tat Cult Fest") шулай ук Усалсыз узды. Азатлык чыганакларына караганда, оештыручыларга аны чакырмаска, катнаштырмаска дип киңәш ителгән. Хакимиятне Усалның сәяси текстларыннан курка дип аңлатучылар бар.

Татар рэперы Усал 2024 елда Казанда үзенең төркеме белән беренче соло концерты белән чыгыш ясады. Моннан соң аның Казанда берничә концерты булды. Аның үз аудиториясе барлыкка килде.

Узган елны Усал URTIC электрон дуэты белән берлектә "Saz" исемле трек һәм видеоклип иҗат итте. Тректа мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның "Син сазыңны уйнадың" җырыннан семпллар кулланылды, Усал анда үз шигырьләрен укыды. Видеоклипта "Алтын битлек" премиясе лауреаты, биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар татар театры актрисасы Альбина Ногманова катнашты.

Усалны татар рэп-сәхнәсендә явыз һәм караңгы рэпер дип атыйлар, бу – аның сәхнә образы.

Усал – Назыйм Исмәгыйлев Казанда 1986 елда туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты архитекторга, Казан дәүләт мәдәният институтында дизайнерлыкка укыган. Ул татар дөньясында танылган шамаил остасы Нәҗип Нәккашның улы буларак та билгеле. Ул да әтисе кебек каллиграфия белән шөгыльләнә. Татар телендә иҗат итә. Гаиләсе бар, ике бала әтисе.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!