Уфада 9нчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән

Һөҗүм ясалган 16нчы мәктәп

Яраланучылар юк

Башкортстанда Уфаның 16нчы гимназиясендә 9нчы сыйныф укучысы пластик пневматик коралдан ут ачкан һәм петарда шартлаткан. Бу хакта эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, укучы укытучы һәм өч сыйныфташына аткан.

UFA1.RU өч кеше яраланган булырга мөмкин дип язды, шул ук вакытта Башкортстан премьер-министры урынбасары Урал Килсенбаев яраланучылар булуын кире какты. Соңрак Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та яраланучылар юк дип белдерде.

"Үсмер инде тоткарланган. Барысы да контрольдә. Нечкәлекләрне белешәбез", дигән Хәбиров. Бу хакта "Башинформ" яза.

Соңрак Хәбиров һөҗүм булган гимназиягә килде.

Baza язуынча, һөҗүм алдыннан бер көн кала тугызынчы сыйныф укучысы социаль челтәрләрдә мәктәптә атыш турында җыр урнаштырган һәм һөҗүм булачагы турында кисәткән.

Shot язуынча, һөҗүм итүче — 9 "Г" сыйныф укучысы. Телеграм-канал белдерүенчә, ул һөҗүм көне итеп махсус бүгенге көнне сайлаган, чөнки шәһәрдәге барлык мәктәпләрдә дә уку эвакуация үткәрелергә тиеш булган. Шуңа укучылар башта нәрсә булып ятканын аңламаган дип яза канал.

Mash исә һөҗүм итүченең "игътибарны читкә юнәлтү өчен янгын кисәтү төймәсен файдаланганын һәм укытучыга травматик пистолеттан атканын хәбәр итә.

"Безнең мәгълүматларга караганда, үсмер укытучылардан һәм сыйныфташларыннан зарланган, бу мәктәпкә күптән түгел генә башка уку йортыннан күчкән", дип яза Mash.

Мәктәпкә һөҗүм кылган үсмернең ата-аналары улларының уку йортындагы проблемнарын белгән. Алар әйтүенчә, бу мәсьәләләр еш кына бәхәсләргә дә китергән. Шулай да гаилә тәртипле дип санала.

Ата кешенең сүзләренә караганда, улының мәктәптә низаглары булган, һәм ул сыйныфташларының үзен мыскыл итүенә зарланган.

Үсмер мәктәптә укучылар һәм укытучыларның ни сөйләгәнен яздырып бара торган булган, дип яза "Новости Уфы и Башкортстана" телеграм каналы.

Башкортстан тикшерү комитеты һөҗүмгә бәйле җинаять эше ачкан. Үсмернең өендә тентү бара.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!