2025 ел нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда ябылган ширкәтләр саны яңа теркәлгән оешмалар саныннан шактый күбрәк булган. Процент күрсәткечләрендә аерма 18%-ка җиткән, дип яза "Коммерсантъ".
FinExpertiza аудит-консалтинг челтәре мәгълүматларына караганда, 2025 елда Татарстанда 6 189 оешма ябылган, шул ук вакытта 5 084 яңа ширкәт теркәлгән. Шулай итеп, тискәре баланс – бизнесларның "үлемнәре" "туулардан" 1 105 оешмага күбрәк булган. Бу Идел буенда иң югары сан булып тора.
Белгечләр мондый тискәре динамиканы төрле сәбәпләр белән аңлата. Алар арасында – Үзәк банкның төп индексы (процентная ставка) – Үзәк банкы башка банкларга кредит биргән процентның минималь күрсәткече. , салым таләпләренең кырыслануы, административ мәшәкатьләр.
Сәбәпләр аркасында белгечләр шулай ук чимал, энергия ресурслары һәм аренда бәяләренең югары булуын атый. Русиядә чимал һәм энергетика бәяләре аеруча зур үсешне Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кичерә.
Тенденция Русия күләмендә дә күзәтелә: 2025 елда илдә яңа оешкан ширкәтләр саны соңгы 14 елда минималь дәрәҗәгә кадәр кимегән, ә ябулар саны арткан. Бизнесның ябылуы ачылуга карата 26 процентка күбрәк булган.
Татарстанда 2025 елның гыйнвар-октябрь айларында оешмаларның гомуми чыгым күләме 198,5 миллиард сумнан арткан. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк.
- Русия алып барган сугыш фонында илдә салым реформасы үткәрелә. Аерым алганда, НДС 20 проценттан 22 процентка күтәрелде.
- Моннан тыш гадиләштерелгән салым системы өчен түләү чиге дә 20 миллион сумга кадәр төшерелде. Кече һәм урта бизнес өчен ташламалар исемлеге кыскартылды.
- 5 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин 2026 елга биргән йөкләмәләр исемлегендә салым җыемнарын арттыру бурычын куйды.
- Русия финанс министрлыгы 2027 елга Салым кодексына чираттагы төзәтмәләр әзерли.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!