Уфада чит ил студентлары яшәгән тулай торакта һөҗүм нәтиҗәсендә алты кеше яраланган

Һөҗүм итүче - 15 яшьлек үсмер дип хәбәр итте Тикшерү комитеты. Ул үз-үзен яраланган, авыр хәлдә.

7 февральдә Уфада Башкорт медицина университеты тулай торагында пычак белән һөҗүм итү булды. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, барлыгы алты кеше яраланган.

Зыян күргән ике кеше шәһәрнең 18нче хастаханәсенә, берәр кеше — 13нче һәм 21нче хастаханәләргә китерелгән. Аларның барысы да тотрыклы хәлдә. Тагын бер кеше хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Һөҗүм итүче - 15 яшьлек үсмер дип хәбәр итте Тикшерү комитеты. Ул 17нче балалар хастаханәсенә озатылган, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.

Һөҗүмнән соң Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе ике һәм аннан артык кешене үтерергә тырышу һәм полиция хезмәткәренең гомеренә янау маддәләре нигезендә җинаять эше ачкан.

Һөҗүмдә ике полиция хезмәткәре дә зыян күргән. Яраланган студентлар Һиндстаннан булган. Аларның туганнарына һәм Һиндстанның Русиядәге илчелегенә хәбәр ителде диде медицина университеты ректоры Валентин Павлов.

Кайбер басмалар һөҗүм итүчеләр икәү булган дип язган иде, бу мәгълүмат расланмады.

Һөҗүм булган тулай торакта башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яши, ул Репин урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Һөҗүмнән соң берничә сәгать вакыт узганнан соң гына республика башлыгы Радий Хәбиров пост чыгарды.

Ул белем бирү йортларын саклауны көчәйтәбез диде.

Вакыйга урынына Башкортстан хөкүмәте вице-премьерлары Урал Килсенбаев һәм Ирек Сәгыйтов, эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, медицина университеты ректоры Валентин Павлов килгән.

Килсенбаев сүзләренчә, 15 яшьлек һөҗүм итүче Уфаның 111нче гимназиясендә 9нчы сыйныфта укыган.

Аның бу адымга ник баруының сәбәпләре турында әйтмиләр.

Журналист Ксения Собчакның "Осторожно медиа" телеграм каналы язуынча, егетнең исеме Александр "ул кискен уңчыл карашлы булган, шуңа күрә Африка, Һиндстан һәм башка илләрдән чыккан кешеләр яшәгән тулай торакны махсус сайлаган", дип яза.

Шулай ук канал тулай торак диварына кан белән ясалган свастика фотосын да чыгарды.

Куәт оешмаларына якын Baza телеграм каналы үсмер NS/WP неонаци оешмасы тарафдары булган дип язды.

Тулай торакта бу вакытта сакчы булмаган, ул кичке 11дә генә килә.

Көндез анда вахтер гына утыра, аның ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен махсус төймәсе бар. Вахтер яралы, хастаханәдә.

Былтыр декабрьдә Мәскәү өлкәсендәге Горки-2 бистәсендә урнашкан мәктәптә 9нчы сыйныф укучысы Таҗикстан ватандашы булган 10 яшьлек баланы пычак кадап үтерде. Һөҗүм итүче ультрауңчы карашларда булган диделәр.

3 февраль көнне Уфаның 16нчы гимназиясендә 9нчы сыйныф укучысы Вадим (фамилиясе әйтелми) мәктәптә коралдан ут ачты һәм петарда шартлатты. Үсмер кулланган автомат уенчык корал булып чыкты. Әлеге хәлдән соң кеше үтерергә тырышу һәм җавапсызлык маддәләре нигезендә җинаять эше ачылды. Үсмер йорт сагында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!