Пермьнең мөлкәт министрлыгы 29 гыйнварда Югары Курья микрорайонында мәчет төзелешенә биргән рөхсәтне гамәлдән чыгарган. Рөхсәт җирле ФСБ идарәсенең министрлыкка мөрәҗәгать итүеннән соң гамәлдән чыгарылган дип яза "7x7 Горизонтальная Россия" телеграм-каналы. Мөрәҗәгатьтә ни язылганы билгеле түгел. Түрәләр сүзләренчә, активистлар аны мәхкәмә аша гына ала алачак.
Югары Курьядагы җирле халык 2024 елның маеннан ук мәчеткә каршы чыга башлады. Алар гыйбадәтханә төзелгәч микрорайон мигрантлар белән тулачак, җинаять артачак дип белдерде. "Мәчет кирәк түгел!", "Мигрантлар күбәер, җинаятьчелек артыр", "Корбан да чалырлар бит, балаларның психикасын сындырырлар" диде алар. Мәчет 200 кешегә исәпләнгән иде.
Бер ел элек алар гыйбадәтханә салыначак җирлектә каршы чыгучылар кар бабайлары әвәләде һәм аларга "никаб образы"нда кара пакет һәм тукыма кидерде. Соңрак кар бабайларына төрле шигарләр язылган язулар тоттырды.
- Пермь төбәгенең мөлкәт министрлыгы мәчет төзелеше өчен рөхсәт биргән иде. Гыйбадәт йортын Пермь эшкуарлары әтиле-уллы Ривхат һәм Руслан Ибраһимовлар төзетәчәк, диелде. Моның өчен "Юныс мәчетен төзүгә ярдәм итү фонды" төзелде.
- Пермь төбәге мөфтие Әнвәр Аблаев мәчеткә каршы чыгучыларны милләтара низаг чыгаруда гаепләгән иде.
- 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Пермь төбәгендә 92 472 татар, 16 105 башкорт яши.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!