"Башинформ" агентлыгы язуынча, Уфада уку әсбапларының структурасын һәм эчтәлеген яшь үзенчәлекләрен һәм ФГОС таләпләрен исәпкә алып әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылган.
Төп максат — башкорт телен өйрәнүче 5–7 яшьлек мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләренең белем дәрәҗәсен күтәрү. Шушы юнәлештә төркемнәрдә башкорт телен нәтиҗәле үзләштерү өчен уку комплектлары системасы булдырыла.
"Дөнья башкорт корылтае командасы республиканың барлык муниципалитетларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телне өйрәнү өчен тудырылган шартларны тикшерде. Милли төркемнәрнең саны, аларның җиһазландырылышы анализланды. Дөнья башкорт корылтаеның мәгариф буенча комиссиясе 130 балалар бакчасында, җиде меңнән артык бала шөгыльләнгән 270 төркемдә булды, шулай ук ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән очрашулар үткәрде", дип яза "Башинформ" проектны оештыручыларга сылтанып.
Проект кысаларында һәр муниципалитетта укыту семинарларында әсбапларны тәкъдим итү оештырылачак. Анда аларны балалар бакчаларында эш барышында куллану өчен аңлатмалар биреләчәк.
Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшкә өлкән буынны — әби-бабайларны җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк гаилә клублары концепциясен эшләү дә планлаштырыла. Алар рәсми булмаган мохиттә балаларны фольклор, һөнәрчелек, көнкүреш белән таныштырып, кирәкле тел мохите тудыра алачак.
- Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.
- Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.
- ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!