Аннексияләнгән Кырымның Русия контролендәге Киев район мәхкәмәсе хөкемдары Ольга Кузнецова кырымтатар Нариман Сейталиевны кулга алган һәм 11 апрельгә кадәр Тикшерү изоляторына җибәргән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте хәбәр итә.
12 февральдә Русия куәт оешмалары иртә таңнан Бакчасарай районы Дерекөй (Глубокий Яр) авылында 42 яшьлек Нариман Сейталиев өендә тентү уздырган. Аннан соң ирне алып киткәннәр.
Ирнең хатыны Зарема активистларга белдерүенчә, тентү белән иртәнге сәгать дүрттә килгәннәр. Нариман Сейталиевны идәнгә егып салып, кулларын артка каерып богаулаганнар.
"Алар балаларны бик каты куркытты, чөнки балалар әле ахыргача нәрсә булганын аңлап бетерми, әмма зур стресс кичерде. Ахырда безгә әйберләрне җыярга һәм хушлашырга нибары 15 минут кына бирделәр", дип сөйләгән Нариман Сейталиев хатыны.
Адвокатка шалтырату мөмкинлеге бирелмәгән. Бары тентү беткәннән соң гына адвокат белән элемтәгә керү рәхсәт ителә дигәннәр.
Сейталиевның документларын, кесә телефонын, ике китапны тартып алганнар. Гаиләсе белдерүенчә, хокук саклау хезмәткәрләре әлеге китапларны үзләре алып килеп ташлаган.
Русия куәт оешмалары бу хәлгә әлегә аңлатма бирмәде.
Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге 2025 ел өчен Кырымда кеше хокуклары бозылуы турында хисап чыгарды. Анда әйтелгәнчә, аннексияләнгән ярымутрау җирлегендә ел дәвамында 244 кулга алу очрагы теркәлгән, шуларның 90ы – кырымтатарлар. Шулай ук 40 тентү, 159 тоткарлау, 158 сорау алу очрагы теркәлгән.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр даими күренешкә әйләнде. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
- Русиядә тыелган (2003 елдан бирле РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип танылган), ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
- Кырымтатарларның күпчелеге, эзәрлекләнүләрдән качып, Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш ачканнан соң, алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!