Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә ачылды
Your browser doesn’t support HTML5
Истанбулда татар мөһаҗирләренең тарихын сөйләгән күргәзмә ачылды. Ул 8 мартка кадәр эшли.
"Әпипә" күргәзмәсендә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр.