Русия Дәүләт думасы "Элемтә турында"гы канунга кертелгән төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Әлеге төзәтмәләр Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) теләсә кайсы төбәктә һәм теләсә кайсы вакытта элемтәнең теләсә нинди төрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк.
Документ нигезендә, операторлар ФСБ таләп иткән очракта хезмәт күрсәтүне туктатып торырга мәҗбүр булачак. Бу Русия президентының норматив хокукый актларында каралган очракларга нигезләнәчәк.
Башта канун өлгесенә ФСБның "ватандашлар һәм дәүләтне куркыныч янаулардан саклау максатыннан" элемтәне чикләү турында "үтенечләр" җибәрә алу мөмкинлеге кертелгән иде. Әмма икенче укылышка "үтенеч" сүзе "таләп"кә алыштырылды, ә халыкны "янаулар куркынычыннан" саклау турындагы өлеш тулысынча алып ташланды.
"Первый отдел" оешмасы юристы Евгений Смирнов сүзләренчә, төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, элемтәне томалау сәбәпләре чикләнмәячәк. "Бу, киресенчә, президентның кулларын бәйсезрәк итә, чөнки мондый очракларны ул үзе билгеләячәк", дип белдерде Смирнов "Агентство"га биргән аңлатмада.
ФСБга элемтәне чикләү хокукы бирү турындагы канун өлгесе Дәүләт думасына 2025 елның ноябрендә кертелгән иде. Дәүләт агентлыклары, чыганакка таянып, башлангычның максаты дроннар һөҗүмнәре вакытында элемтәне өзү сәбәпле операторларны җаваплылыктан азат итү, дип язды.
Моннан тыш, Русиядә мобиль җайланмаларның (IMEI уникаль номерлары) базасын булдыру планлаштырыла. Элемтә реестрга кертелгән номерларга гына биреләчәк. Дигитал үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Дмитрий Угнивенко мобиль җайланмалар реестрын булдыру планнары турында Украина кораллы көчләре дроннарын нәтиҗәлерәк блоклау өчен кирәк, чөнки кайбер җайланмалар хәдәфкә якынлашканда сим-карталар куллана дип сөйләгән иде. "Коммерсант" язуынча, номерлар реестрын булдыру тәкъдиме белән Дигитал үсеш министрлыгына ФСБ мөрәҗәгать иткән.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!