Стәрлетамакта сугышка контрактчыларны җәлеп итәргә булышучыларга 400 мең сум түләячәкләр

Иллюстратив фото

Стәрлетамактан сугышта ким дигәндә 317 кеше үлгән.

Стәрлетамак хакимияте Русиянең Украинага каршы баскын сугышына контрактчыларны җәлеп итәргә булышучыларга бер тапкыр түләнә торган акча күләмен билгеләгән.

Элегрәк Стәрлетамак шәһәр шурасы 2 февральдән кала казнасыннан 400 мең сум түләү турында карар кабул иткән иде. Аны шәһәр хакимияте урынбасары җитәкчелегендәге комиссия билгелиячәк дип яза "Коммерсант".

Шул ук вакытта сугышта иң күп үлүчеләр - Башкортстан республикасыннан. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта кимендә 9103 кеше һәлак булган. Стәрлетамактан - 317 кеше үлгән.

  • 2023 елның октябрендә Башкортстанның Стәрлетамак хәрби комиссары Максим Немченко машинасына тәре ясаганнар һәм "груз 200" (йөк 200") дигән язу язганнар иде.
  • Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Татарстаннан соң бу түләүләрне башка төбәкләрдә дә кертә башладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!