Татарстан күгендә 11 дрон бәреп төшерелгән

Иллюстратив фото

Соңгы тапкыр Татарстанга мондый көчле һөҗүм узган елның 12 августында ясалган иде. Ул вакытта барлыгы 9 дрон бәреп төшерелде.

Татарстан күгендә бүген 11 дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгына сылтанып ТАСС хәбәр итә. Бу Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстанда иң күп санда бәреп төшерелгән дрон.

Алабуга районы күгендә дроннар бәреп төшерелүен район башлыгы Рөстәм Нуриев та белдерде.

"Бүген район күгендә һава һөҗүменә каршы саклану көчләре тарафыннан дошманның дроннары уңышлы рәвештә бәреп төшерелде. Сакчыларыбызга килешеп эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм! Корбаннар да, җимерекләр юк, инфраструктура корылмалары гадәттәгечә эшли. Барчагызны да тынычлык сакларга чакырам", диде ул үз Телеграм-каналында.

Казанда мәктәп укучылары укытучылар белән бергә махсус саклану урыннарына төшкән. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанда планлаштырылган урам чаралары, шул исәптән май чабу бәйрәме узмаячак.Бу хакта Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып Бизнес Онлайн язды.

Казаннан тыш, дроннар һөҗүме куркынычы иртәдән үк Әлмәт, Алабуга һәм Түбән Камада да игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклану урынына яшеренергә, тәрәзәләр янына килмәскә чакырды. Татарстанның барлык һава аланнары ябылды. Шул сәбәпле 50дән артык очыш тоткарланды.

Әлмәт районында дроннарның сәнәгать корылмаларына һөҗүм итү омтылышы булган дип хәбәр итте район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова.

Хәбетдинова халыкны урамда йөрүне мөмкин кадәр киметергә һәм тәрәзәләрдән ерак торырга чакырды. "Куркыныч көчәйгән очракта сыену урыннарына бару кирәклеге турында кисәтү игълан ителәчәк", — дип өстәде ул.

Дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе бу атнада Казанда дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнне дә берничә сәгать гамәлдә булды.

Элегрәк Украина хәрби белгече Олег Жданов Татарстанның хәрби сәнәгать объектлары, аерым алганда, дрон җитештерүче "Алабуга" икътисади зонасы Украина өчен канунлы һәдәф булып тора һәм аңа һөҗүмнәр дәвам итәчәк дип кисәткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!